Илдус Зарипов районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды
Лаеш районы 2020 елның чәчү кампаниясен башлап җибәрде.
Агросектор хуҗалыклары уҗым бодаен тукландыру, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау, солы чәчү белән шөгыльләнәләр, яшелчә культуралары үсентеләрен әзерлиләр.
«Нармонка» агрофирмасында яшелчә культуралары үсентеләрен әзерләү тулы куәткә бара. Илдус Фатыйхович орлык салу цехларын карады, теплица хезмәткәрләре белән аралашты, аннан басуга чыкты. Агрофирма туңга сөрелгән җирләрне һәм күпьеллык үләннәрне тырмалый башлады.⠀
Солы чәчүгә районда беренчеләрдән булып «Булатов М.А.» крестьян-фермер хуҗалыгында керештеләр. «Михайлова М.А.» КФХда район җитәкчесе белән сарыклар һәм мөгезле эре терлек үрчетү нечкәлекләре турында фикер алыштылар. Шулай ук «Волжская» ҖЧҖ һәм «Сәетов И.Р.» КФХда да язгы кыр эшләренә керештеләр.
Эшләр күп һәм аны кыска вакыт эчендә тәмамларга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев