Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Көчле һәм батыр кешеләр бәйрәме

Хөрмәтле Лаеш районы халкы, сугышчылар һәм Кораллы көчләр ветераннары! Ватанны саклаучылар көне белән иң ихлас һәм чын күңелдән котлауларны кабул итегез!

Россиянең күп гасырлык тарихы җиребезгә һөҗүм иткән һәркемне һәрвакыт катгый кире каккан сугышчыларыбызның батырлыгы һәм даны белән сугарылган. Үз Ватаныңны, үз йортыңны саклау - иң беренче бурыч, аны үтәү - һәркем өчен намус эше. Рус коралының геройлыгы, батырлыгы, куәте һәм даны һәрвакыт Россия дәүләте бөеклегенең аерылгысыз өлеше булды.

Еллар узу белән юкка чыкмый, тарихи әһәмиятен югалтмый торган һәм ил елъязмасында аерым урын алып торучы истәлекле даталар бар. Шулай итеп, Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне Ватанны саклаучылар көне булды.

23 февраль Ватан алдында конституцион бурычын үтәгән барлык россиялеләрне берләштерә. Батырлык, кыюлык һәм намус, антка тугрылык - Ватанны саклаучыларның нәкъ менә шушы сыйфатлары, Туган илгә мәхәббәт белән бергә кушылып, фашизмны җиңәргә ярдәм итте, ә хәзерге көннәрдә халыкара терроризмга каршы көрәшергә булыша.

Бу көнне без Ватанны саклаучыларның героик батырлыкларын тирән рәхмәт белән искә алабыз, илебез өчен гомерләрен биргән кешеләрнең якты истәлеге алдында баш иябез.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс рухи көч, һәр йортка тынычлык һәм иминлек, Ватан хакына барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Бүген Ватаныбызның һәр кешесе тыныч тормыш шатлыгын тоеп яшәсен.

 

ТР Лаеш муниципаль районы башлыгы

И.Ф.ЗАРИПОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев