Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кыю кешеләр һөнәре

​​​​​​​Россиядә РФ Эчке эшләр хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.

Лаеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция полковнигы Айрат Кәримов полиция хезмәткәрләре эше турында сөйли.

Айрат Геннадьевич, кыскача әйткәндә – полиция хезмәткәрләре алдында нинди бурычлар тора?

-Нинди һөнәр иң мөһиме – бу сорауга һәр кешенең үз җавабы. Әмма барысының полицейский һөнәре иң куркыныч һәм киеренкеләрнең берсе дигән фикерләре туры килә. Кыен, киеренке һәм батырлык сорый. Ул даими камилләшүне таләп итә. Полицейскийлар алдында зур бурычлар тора: иминлекне тәмин итү һәм гражданнарны җинаятьләрдән саклау, террорчылыкка каршы тору, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшү һәм ришвәтчелеккә каршы тору һәм башкалар. Полицейскийлар гражданнар иминлеген саклыйлар, тәртипне күзәтәләр. Полиция хезмәткәренең югары максаты – канунга хезмәт итү.

Полициядә нинди хезмәтләр бар?

-Полицейский һөнәре катлаулы, әмма кызыклы да. Полициядә оператив хезмәткәрләр, участковыйлар, балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторлары, юл-патруль һәм патруль-пост хезмәтләре, тикшерү хезмәткәрләре бар.

Эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә теләүчеләр үзләрен эшчәнлекнең төрле юнәлешләрендә сынап карый алалар. Җинаятьләрне ачу һәм наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү бүлекчәләрендә хезмәт киеренке, оператив-эзләү чаралары белән бәйле. Икътисади иминлек бүлекчәләрендә – икътисади җинаятьләрне ачу буенча эш бик тә четерекле. Полициянең участок уполномоченные яки патруль-пост хезмәте полицейские һөнәрен сайлаганда сезгә бәла-каза булганда иң беренче мөрәҗәгать итәчәкләр. Юл-патруль хезмәтендә гражданнарның юлдагы иминлеге сезгә бәйле булачак. Тикшерү бүлекчәләрендә җинаятьләрне тикшерү барышында юридик мәсьәләләр сезнең белемгә бәйле, нәтиҗә буларак, гаеплеләрне җаваплылыкка нигезле җәлеп итү. Полициядә башка мөһим хезмәтләр дә бар. Мәсәлән, эксперт-криминалистик, кинологик, дежур часть, штаб бүлекчәләре, кадрлар һәм тыл хезмәтләре.

Ә бүлектә ничә кеше хезмәт итә?

-Бүлектә 135 хезмәткәр, шуларның 113е полициядә, 9ы тикшерүдә, 13е эчке хезмәткә карый. Безнең хезмәткәрләр үз бурычларын намус белән үтиләр, белемнәрен даими күтәрәләр. Мәсәлән, 2022 елның 9 ае оператив-хезмәт эшчәнлегендә нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре буенча үз категориясендәге 14 бүлекчә арасында бүлек өченче урын алды. Чагыштыру өчен: 2021 йомгаклары буенча бүлек 13 нче урын алган.

Полиция хезмәткәре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

-Полиция даими үсештә. Даими укырга, законнардагы үзгәрешләр курсында булырга тиеш. Психологияне белү зарур. Чөнки чын полицейский яхшы психолог булырга тиеш: кешене тыңлый белү, аны тынычландыру, өмет уяту, инанганлык һәм ышаныч. Моннан тыш, полицейский нык булырга тиеш. Игътибарлы, түзем, ачык күңелле, үҗәт булу сорала. Шул ук вакытта – нык, кырыс, карарны тиз кабул итә белү таләп ителә. Полициягә бездә хезмәт итәргә теләгән шактый яшьләр килә. Әмма барысы да түзми. Үз эшләренә тугры булганнар, бу һөнәрнең мөһимлеген һәм җитдилеген аңлаганнар гына кала. Эчке эшләр органнарында куркынычлардан, кыенлыклардан курыкмаган, үзен кешеләргә багышларга һәм вакыты белән үз тормышын да куркыныч астына куярга риза булган кешеләр эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы