Лаеш районы башлыгы Луганск халык республикасында булды
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм ТР вице-премьеры Фәнил Әһлиуллин төзелеш материалларын ЛХРның Татарстан шефлыгы астындагы Рубежное шәһәренә илтеп җиткерделәр.
Сугыш хәрәкәтләреннән соң торгызыла торган шәһәргә 2100 дән артык шифер бите китергәннәр. Төзелеш материалларын социаль һәм инфраструктура объектларын торгызу өчен, шулай ук күпфатирлы һәм шәхси торак йортларда көзге-кышкы чорда кулланачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев