Лаеш районы башлыгы спорт, мәдәният һәм тәрбия өлкәсендәге уңышларны билгеләп үтте
Лаеш районы Советындагы «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә аеруча зур казанышларга ирешкән якташларыбызга бүләкләр тапшырылды.
Илдус Зарипов иң беренчеләрдән булып спортчыларны — Илфат Миннегалиевны һәм Илдус Камаловны бүләкләде.

Егетләр Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә узган милли көрәш буенча XXXII Ачык республика турнирында җиңүчеләр булдылар.Тагын бер якташыбыз — Муса Галләмов та турнир чемпионы исемен яулады.

Тагын бер зур уңыш — «Инноватика» Усад күппрофилле лицееның бишенче сыйныф укучысы Рифат Сухаревның «Созвездие-Йолдызлык» бәйгесенең XXVI сезоны суперфиналындагы җиңүе. Яшь артистка Илдус Фатыйх улы Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.

Лев Толстой исемендәге Никольский гимназиясе командасы да билгеләп үтелде. Әлеге уку йорты командасы «Әти-әниләр куркынычсызлык өчен» бәйгесендә җиңү яулады. Бүләкне мәктәп директоры Ирина Перванаева алды.

Ә Г. Р. Державин исемендәге Сокуры күппрофилле лицееның бишенче сыйныф ата-аналар комитеты «Дус сыйныф серләре» республика ата-аналар комитетлары бәйгесендә җиңүче булды. Район башлыгыннан Рәхмәт хатын директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Инесса Гыйбадуллина кабул итте.

Аннары микрофонга «Рус милли-мәдәни берләшмәсе» иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе рәисе Валентина Варина чыкты. Берләшмә идарәсе рәисе Ирина Александровская исеменнән Рәхмәт хатлары район башлыгы урынбасары Татьяна Бургановага

һәм Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музее директоры Фәридә Мортазинага тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев