Лаеш районы мәктәпләрендә яңа уку елының беренче кыңгыравы яңгырады
Көн темасы

Лаеш районы мәктәпләрендә яңа уку елының беренче кыңгыравы яңгырады

Никольский авылында капиталь ремонттан соң Лев Николаевич Толстой исемендәге яңартылган гимназия үз ишекләрен ачты. Белем бәйрәменең мактаулы кунаклары булып Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.

Илдус Фатыйх улы мәктәпне капиталь ремонттан соң ачуны район өчен зур вакыйга дип атады.

Кыска гына вакыт эчендә гаҗәеп зур эш башкарылган: төп бина тулысынча тәртипкә китерелгән, ә элеккеге мәктәп-интернат бинасы хәзер башлангыч сыйныфлар өчен янкормага әйләнгән. Ремонттан соң гомуми мәйдан 960 квадрат метрга арткан. Гимназиядә яңа кабинетлар һәм ял итү зоналары булган киң коридорлар булдырылган.

Татьяна Петровна укучыларга яхшы билгеләр, тирән белем һәм иҗат итү дәрте теләде. Укытучыларга балаларга һәм үз хезмәтләренә карата ярату һәм кайгыртучанлык белән багуларын, ә ата-аналарга балаларның башлангычларын һәрвакыт хуплап, аларга лаеклы үрнәк күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Татьяна Петровна укучыларга яхшы билгеләр, тирән белем һәм иҗат итү дәрте теләде.

Татьяна Петровна укучыларга яхшы билгеләр, тирән белем һәм иҗат итү дәрте теләде.

Никольскийдагы Белем бәйрәменең тагын бер үзенчәлекле кунагы — бөек язучы Лев Николаевич Толстой үзе булды (инсценировка). Рус әдәбияты классигы «Киләчәк самолеты» акциясендә катнашты. Традиция буенча, өлкән сыйныф укучылары беренче сыйныф укучыларына теләкләр язылган самолетлар бүләк итә. Лев Николаевич үз самолетына кыска гына: «Эшләгез!» («Делайте!») дип язып калдырды. Өлкән сыйныф укучылары исә нәниләргә хаталардан курыкмаска, кызыксынучан булырга һәм күбрәк китаплар укырга теләделәр.

Уку йорты гимнын башкарганнан һәм бию флешмобыннан соң иң дулкынландыргыч мизгел җитте. 

Яңа уку елының беренче кыңгыравын 11 сыйныф укучысы Салават Тувальбаев һәм 1 сыйныф укучысы Дарина Җиганшина чыңлатты.

Яңа уку елының беренче кыңгыравын 11 сыйныф укучысы Салават Тувальбаев һәм 1 сыйныф укучысы Дарина Җиганшина чыңлатты.

Лаеш районының 10 543 укучысы өчен яңа уку елы башланды. 1 455 бала мәктәп бусагаларын беренче тапкыр атлап керде.


Нет комментариев