Лаеш районы мөселманнары Ид әл-Әдха (Корбан бәйрәмен) каршы алды
Бүген мөселманнар Хаҗ тәмамлану бәйрәмен билгеләп үтәләр, ул Ураза бәйрәменнән соң 70 көн үткәч килә.
Бәйрәм алдыннан (Арафә көнендә) ураза тоту хәерле санала. Корбан бәйрәмен билгеләп үтү иртән-иртүк башлана. Тан атканчы ук диндарлар тулысынча госел алалар, иң яхшы киемнәрен кияләр һәм намаз уку өчен мәчеткә юл тоталар.Мәчеттә тантаналы Гает намазы укыла.

«Зәйнәп» үзәк мәчете имамы Зөфәр хәзрәт Габдуллин бәйрәм вәгазендә корбан чалу йоласының тирән мәгънәсен аңлатты.Ул корбан чалуның — үз ихтыяҗларыннан тыш, нисаб күләмендә (финанс бәрәкәте яки аннан зәкәт түләнергә тиешле мал-мөлкәт) артыгы белән байлыгы булган һәр ирекле, балигъ булган мөселманга ваҗиб (мәҗбүри) гамәл икәнен искәрмәләп үтте.

Корбан Гает намазы укылып тәмамлангач та чалына башлый һәм бәйрәмнең өченче көнендә кояш баеганчыга кадәр дәвам итә. Корбан итен өч тигез өлешкә бүләргә кирәк. Бер өлеше гаиләгә, балаларга калдырыла һәм үз йортыңда бәйрәм табыны әзерләнә. Икенче өлеше туганнарга, күршеләргә, дус-ишләргә һәм танышларга бүләк ителә. Өченче өлеше ярлыларга, мохтаҗларга, күп балалы гаиләләргә, ятимнәргә һәм мосафирларга сәдака итеп таратыла.

Корбан чалу йоласы Гает намазы тәмамлангач үткәрелә (алдагы ике көн дәвамында да рөхсәт ителә). Корбанлык мал сыйфатында сарык, кәҗә, сыер, үгез яисә дөя булырга мөмкин. Мал катгый таләпләргә җавап бирергә тиеш (яше тулгын булуы, физик кимчелекләре булмавы мөһим).

Традиция буенча, бәйрәм көннәрендә мөселманнар бер-берсенең хәлен белешеп йөриләр, бер-берсеннән гафу үтенәләр, мәрхүмнәрнең рухына догалар укыйлар, ятимнәргә һәм мохтаҗларга аерым кайгыртучанлык күрсәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев