Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районы полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.

Якындагы якшәмбедә безнең ил Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәчәк.

Полицейских Лаишевского района поздравили с профессиональным праздником

Бәйрәм алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге бинасында бүләкләү тантанасы узды. Хокук сакчылары белән очрашуга Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча бүлеге начальнигы полиция полковнигы Ирек Камалиев килде.

Башта Эчке эшләр министрлыгының шәхси составы һәм җитәкчеләр видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгышын тыңладылар. Ул Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Рөстәм Нургали улы Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә һәм шәхси составына хезмәтләре өчен, республикада күпсанлы чаралар үткәргәндә иминлек һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча куелган бурычларны үтәгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Республика Рәисе махсус хәрби операция зонасындагы хезмәткәрләрне аерым билгеләп үтте.
Хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция хезмәткәрләрен бер минут тынлык белән искә алдылар.

— Соңгы вакытта Казанда узган барлык зур чаралар нәкъ менә безнең районда, аэропортта яки «Казан экспо» күргәзмә комплексында башланды. Сез хокук тәртибе сагында идегез, эшләдегез һәм куркынычсызлыкны тәэмин иттегез, — диде Азат Әнәс улы. — Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрендә зур җаваплылык ята — хокук бозуларны ачуда гына түгел, ә аларны профилактикалауда да, бигрәк тә балигъ булмаганнар арасында.

Азат Нурмөхәммәтов Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.

-Без бу бәйрәмне ел буе көттек, — дип мөрәҗәгать итте Ирек Камил улы коллегаларына. — Әмма бу көнне дә безнең хезмәткәрләр хезмәт итә. Сезнең һәрберегез Эчке эшләр хезмәткәрләренә нинди бурычлар йөкләнгәнен аңлый. Сез хезмәткә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава торышында чыгасыз. Бүлек ирешкән уңышлар өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бу безнең уртак хезмәт җимеше.
Эчке эшләр министрлыгының район бүлегенең берничә хезмәткәренә чираттагы исемнәр бирелде. Шулай ук полиция хезмәткәрләре ведомство бүләкләре алды. Аларга яшь полицейскийлар тигезләшкән, эчке эшләр органнары ветераннары аерым билгеләп үтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар.