Лаеш районы «Татарча диктант» акциясендә катнашты.
2024 елның 8-10 ноябрендә Лаеш районы «Татарча диктант-2024» бөтендөнья мәгариф акциясендә катнашты.
Аның төп максаты — татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, дөньяда яшәүче татарларны берләштерү. Теләге булганнарга тел белемен тикшерү, татар әдәби телен кулланучылар даирәсен киңәйтү мөмкинлеге бирү.
28 гомуми белем бирү учреждениесендә диктант язу өчен мәйданчыклар оештырылды. Быел акциядә Лаеш районында яшәүче 575 кеше катнашты. Алар арасында укучылар, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары, җәмәгатьчелек вәкилләре бар.
Татарстан халкы Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек язды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев