Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаеш районында 15 нче «Чишмә» барлыкка килде

Чишмә ачылу-Татар Сараланы авылы халкы өчен мөһим вакыйга.

В Лаишевском районе появился 15-ый родник «Чишмэ»
Яңа эчәр су чыганагын ачуга Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов, район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов, Лаеш районының «Родной край — Туган як» якташлык җәмгыяте рәисе Азат Гайнетдинов килде.

Илдус Фатыйх улы «Чишмә» нең эчәр су өләшү пунктларын булдыру проектының Татарстанда да, Россиядә дә аналоглары булмавын искәртте. Ул 2022 елдан гамәлгә ашырыла, Лаеш районында яшәүчеләрне эчәргә яраклы чиста су белән тәэмин итә. Сокуры һәм Усад, Сингели һәм Олы Кабан, Лаеш һәм Нармонка, шулай ук башка күп кенә торак пунктлар әлеге проектка җәлеп ителгән.

Илдус Зарипов Һәм Азат Гайнетдинов скважина бораулауда, шулай ук «Гомәр» мәчете янында матур павильон төзүдә булышкан һәркемгә бүләкләр тапшырдылар. Мөхтәрәм кунаклар кызыл тасманы кистеләр һәм чишмә суын татып карадылар. Гомуми фикер буенча, ул бик тәмле һәм йомшак.
Ә авыл халкы өчен бу чын бәйрәм. Алар бу изге эштә катнашучыларга чиксез рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында 15 нче «Чишмә» барлыкка килде