Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Көн темасы

Лаеш районында 18 нче «Чишмә» ачылды

Атабай авылы халкы бушлай чиста су алу мөмкинлегенә иреште.

Авыл халкы өчен бу зур бәйрәм, бигрәк тә Корбан бәйрәме алдыннан. Бүгенге тантанага алар гаиләләре белән килделәр. Җәй көне су белән тәэмин итү өзеклеге кичерә торган торак пункт өчен бу зур вакыйга.

Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, «Туган як» Лаеш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Азат Гайнетдинов, район имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт Әбелханов һәм башкалар мәртәбәле кунаклар булдылар.

Лаеш районында яшәүчеләрне бушлай эчәр су белән тәэмин итү буенча «Чишмә» проекты 2022 елда эшли башлаган иде. Бу бик катлаулы һәм җаваплы эш. Азат Галимҗан улы әйтүенчә, скважина бораулау вакытында дүрт йөздән артык тикшерү өчен су алынган. Чөнки авыл халкын су белән тәэмин итү генә түгел, аның сыйфатлы, барлык нормаларга туры килүе дә мөһим.

Халык игелекле эштә катнашучыларның барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерде. Корбан бәйрәме һәм Сабантуй алдыннан аларның авылында тагын бер бәйрәм булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында 18 нче «Чишмә» ачылды