Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Көн темасы

Лаеш районында «Агроволга-2025» авыл хуҗалыгы күргәзмәсе башланды

«Агроволга-2025» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе «Казан экспо«күргәзмә комплексында эшли башлады.

Рәсми ачылу тантанасы алдыннан Рөстәм Нургали улы республиканың агросәнәгать комплексы белгечләренә автомобиль ачкычлары тапшырды. Яңа хезмәт автомобильләре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә, Дәүләт техника күзәтчелегенә һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә бирелде. Татарстан Кулланучылар оешмалары берлегенең район филиалларына чираттагы автолавкалар партиясен тапшырдылар.

«Агроволга» күргәзмәсенең масштабы гаять зур. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, безнең районга 27 илдән 400дән артык компания вәкилләре килгән. Өч көн дәвамында эшлекле программаның 70тән артык чарасы, шул исәптән түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар узачак.

«Казан экспо» павильоннарында һәм тәҗрибә кырларында агротехника һәм авыл хуҗалыгы җайланмаларының заманча үрнәкләре, орлыклар, ашламалар һәм төрле сорттагы авыл хуҗалыгы культуралары белән тәҗрибә-демонстрация кырлары тәкъдим ителгән. Күргәзмә кысаларында нәселле терлекләрнең «Агроволга «гүзәле» республика конкурсы һәм газ-моторлы тракторлар йөртү буенча шоу-программа уза.

Ачылу тантанасында Татарстан Рәисе ассызыклаганча, безнең республика авыл хуҗалыгы продукциясен дөньяның 56 иленә җибәрә. 2024 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча алдынгы төбәкләр өчлегенә керә. Рөстәм Нургали улы авыл хезмәтчәннәренә намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

— Республика агросәнәгать комплексы — үсеш потенциалы яхшы булган заманча югары технологияле тармак. Бу шактый күләмдә инвестицияләр җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Әйтик, узган биш ел эчендә генә дә аларның күләме 170 млрд сумнан артып киткән. Инвестицияләр хисабына 2020 елдан 318 объект, шул исәптән 113 сөт фермасы, шулай ук дистәләгән ашлык киптерү комплекслары, яшелчә һәм җиләк — җимеш саклагычлары, элеваторлар һәм башка эре объектлар төзелде. Инвестицияләрнең мөһим юнәлеше булып АПКны техник модернизацияләү тора. Биш ел эчендә республика аграрийлары тарафыннан 17 мең берәмлеккә якын авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган, — диде Татарстан Республикасы Рәисе үз чыгышында.

Бүләкләү тантанасында республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үз тармагында зур уңышларга ирешкән коллективлары бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында Лаеш районында урнашкан Казан май комбинаты да бар иде. Моннан тыш, «АПКда хатын-кызлар» конкурсына йомгаклар ясалды.

«Агроволга-2025» күргәзмәсе Олы Кабан авыл җирлегендә өч көн дәвамында эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында «Агроволга-2025» авыл хуҗалыгы күргәзмәсе башланды