Лаеш районының Атабай җирлегендә 2025 елга бурычлар билгеләнде
Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов бүген Атабай авылы халкы белән очрашты.

Җирле мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елына багышланган зур күргәзмә әзерләделәр. Анда авылдашлары — Бөек Ватан сугышы, Әфганстан һәм Чечня ветераннары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар турында белергә мөмкин иде.

Аерым стенд Россия Герое Марат Радик улы Әхмәтшинга багышланган, аның исемен җирле мәктәп йөртә. Район башлыгына 70 маскировка челтәрен үргән волонтерлар эше турында сөйләделәр.

Җирлек башлыгы вазыйфаларын башкаручы Роберт Билялов 2024 елдагы эш йомгаклары турындагы нотык белән чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, җирлектә уңайлы яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган. Авылда мәктәп, мәдәният йорты, ФАП, китапханә, почта, «Саклык банкы» филиалы, балалар бакчасы, мәчет, 2 кибет, «Атабай» агрофирмасы эшли.

Роберт Илгиз улы җирле мәктәп укучыларының уңышларын аерым билгеләп үтте. 2024 елда Россия Герое М.Р. Әхмәтшин исемендәге Атабай мәктәбенең 14 укучысы республика һәм төбәк олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүчеләр һәм призерлар булдылар. Шулай ук ул мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Офык» туристлык-туган якны өйрәнү җәяүле һәм чаңгы туризмы командасының актив эшләвен билгеләп үтте.

2024 елның җәендә җирлектә, гадәттәгечә, киң колач белән Кама ярында уникаль экоскульптуралар арасында «Архитектура пикнигы» узды. Бу чара бөтен республика халкын җыйды һәм берләштерде. Мәчет территориясендә Лаешның «Туган як — Родной край» якташлык җәмгыяте ярдәмендә «Чишмә» программасы буенча чишмә төзелә.
Узган елда үз акчаларына 10 яктылык-диодлы лампа алыштырылды һәм урнаштырылды. Ә үзара салым программасы буенча Октябрь урамына вак таш салынган.

Җирлек башлыгы агымдагы елда хәл ителәсе бурычларны билгеләде. Бу социаль юнәлештәге чаралар үткәрү, күп балалы гаиләләр, өлкәннәр һәм инвалидларга адреслы ярдәм күрсәтү. Гражданнарның үзара салым акчаларын кертү һәм куллану буенча җыен карарларын үтәү, авыл җирлеге территориясен төзекләндерү планлаштырыла.

Авыл халкы исеменнән Роберт Билялов район башлыгыннан су белән тәэмин итү проблемасын хәл итүдә ярдәм итүен сорады. 60 ел чамасы булган суүткәргеч челтәрләре бик нык тузган. Җәй көне кайбер урамнарда краннардан су бөтенләй акмый.

Очрашу бүләкләү тантанасы һәм актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу белән тәмамланды.

Күбрәк фотоларны астарак галереяда карагыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев