Лаеш районының яңа мәктәпләре файдалануга тапшырылды
Бүген видеоэлемтә режимында Татарстан Рәисе республикада төзелгән яңа мәгариф учреждениеләрен кабул итү һәм файдалануга тапшыру тантанасында катнашты.
Хәбәр ителгәнчә, яңа уку елына районда 11 мәктәп һәм 10 балалар бакчасы төзелгән. Ике яңа мәгариф учреждениесе Лаеш районында урнашкан. Болар — Комлы Ковалдагы «Гармония» күппрофильле лицее һәм Усадтагы «Инноватика» күппрофильле лицее.
— Бу мәктәпләр һәм балалар бакчалары халыкка бик кирәкле, кешеләр бу объектларны көтә. Бу бик зур хезмәт, зур ресурс. Төзелеш комплексына рәхмәт белдерәсем килә. Бу бурычны үтәү җиңел түгел, — диде Рөстәм Нургали улы.
Һәр яңа мәгариф учреждениесе җитәкчесе Республика Рәисенә яңа объектның әзерлеге турында хәбәр итте. Усадта Рөстәм Миңнеханов белән элемтәдә Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов һәм лицей директоры Наталья Булатова бар иде.
— Укытучыларыбызга шартлар тудырырга кирәк. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары республика һәм ил файдасына хезмәт итәргә тиеш. Сезгә яшь буынны укыту һәм тәрбияләү өчен зур җаваплылык йөкләнгән. Без Ватаныбызның чын патриотларын тәрбияләргә тиеш, — дип өстәде Рөстәм Нургали улы.
Инде икенче сентябрьдә үк «Инноватика» күппрофильле лицее үзенең беренче укучыларын кабул итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев