Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Көн темасы

Лаеш районының Сокуры авылында Гавриил Державин исемендәге күп профильле лицей ачылды

Балаларны, аларның ата-аналарын һәм укытучыларын Белем көне белән котларга Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил — Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев килде.

Тантаналы линейка императрица Екатерина һәм бөек якташыбыз Гавриил Державин катнашындагы тарихи күренештән башланды.

Император Указында әйтелгәнчә, лицейның максаты  — әдәбият, тиз язу, чит телләрне, арифметика һәм тарихны өйрәтү булачак.

— Балаларның саны арта баруына без бик шат, ә Татарстан җитәкчелеге ярдәме белән кыска вакыт эчендә мәктәп бинасына янкорма төзеп булды. Хәзер лицей барлык теләүчеләрне дә кабул итә ала. Өстәмә рәвештә, балаларны йөртү өчен, мәктәп автобуслары бүлеп бирелгән. Янәшәдәге урамнар тәртипкә китерелде, юл билгеләре куелды. Укучыларның иминлеген тәэмин итү буенча бик зур эш башкарылды, — диде Илдус Фатыйх улы.

Район башлыгы эшләрне башкарган төзелеш компаниясе вәкилләренә, шулай ук лицей директоры Гөлнур Габдуллинага һәм педагогик коллективка Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә Рөстәм Нигъмәтуллин уку йортына компьютер җиһазлары алуга сертификат тапшырды.

— Республика мәгариф системасын актив үстерүне дәвам итә. Соңгы елларда заманча җиһазландырылган дистәләгән мәктәпләр төзелде, укытуның уникаль методикаларын гамәлгә кертүгә, педагогик кадрларның квалификациясен күтәрүгә һәм талантлы балаларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән программалар һәм проектлар гамәлгә ашырыла, — дип Рөстәм Камил улы Рөстәм Миңнехановның Белем көненә мөрәҗәгатен укыды.

Беренче сыйныф укучылары тантаналы линейкага махсус шигырьләр өйрәнгәннәр, ә унберенче сыйныф укучылары бию флешмобы әзерләгәннәр. Беренче кыңгырау шалтырату хокукы 11 сыйныф укучысы Максим Новиковка һәм 1 «А» сыйныф укучысы Каролина Шильниковага бирелде.

Тантаналы линейка тәмамланганнан соң мәртәбәле кунаклар өчен лицей бинасы буенча экскурсия үткәрелде. Аларга технология, музыка, химия, күзәтү кабинетларын күрсәттеләр. Алар актлар залын һәм ашханәне карадылар, махсус хәрби операция музее экспозициясен карадылар.

Белем иленә хәерле юл, кадерле балалар! Якын арада аларны тагын бер бүләк — яңа спорт залы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районының Сокуры авылында Гавриил Державин исемендәге күп профильле лицей ачылды