Лаеш шәһәренең гыйбадәтханәләрендә бәйрәм хезмәтләре узды
Православие динен тотучылар чиркәү календаре буенча иң әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсен — Раштуаны шатланып каршы алдылар.

Традиция буенча, бәйрәм литургиясе 6 гыйнвардан 7сенә каршы төндә башланды.
Быел безнең храмнар Раштуага аеруча матур итеп бизәлгән! Вертеплар, Раштуа чыршылары, чәчәкләр һәм төрле детальләр бәйрәм атмосферасын тудырып якты вакыйганың әһәмиятен ассызыклый.
Мәхәллә кешеләре бәйрәмгә бөтен гаиләләре белән килделәр, дога кылдылар.

Мәхәллә әгъзаларының берсе, Даша Яковлева, үзенең тәэсирләре белән уртаклаша: «Без апам белән инде күп еллар бәйрәм хезмәтенә киләбез. Раштуаны без иң якты хисләр белән каршылыйбыз.»
Күпләр бу бәйрәмдә могҗизалар көтә. Ул кешеләргә шатлык һәм өмет бүләк итә.
7 гыйнвардан христианнарның зур дини бәйрәменә – Крещенский Сочельник көннәренә кадәрге чор Святки дип атала. Бу — безнең һәрберебезнең, чын мәгънәсендә, мәрхәмәтлек һәм шәфкатьлек чоры. Әйдәгез, бу чорны үзебез өчен генә түгел, безнең ярдәмгә мохтаҗлар өчен дә шатлыклы чор итик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев