Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Көн темасы

Лаеш техникумында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг узды

Чарага чакырылган техникум ветераннары яшь буынга үгет-нәсихәт бирделәр.

Лаеш техник-икътисадый техникумында Җиңү көненә багышланган митингның аерым мәгънәсе бар. Аның укытучылары арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары да шактый иде. Техникум ветераннары арасында сугышның нәрсә икәнен ишетеп кенә белмәгән 11 кеше исәпләнә. Алар барысы да инде шактый яшьтә. Әмма аларның өчесе митингка килә һәм туган уку йорты белән очраша алды.

Техникумның элеккеге директоры Николай Коровин егетләргә әтисен 18 яшендә армиягә алулары турында сөйләде. 1944 елның июлендә ул Свирь елгасын кичүдә катнаша, анда авыр яралана һәм бер елга якын госпитальдә үткәрә.

-Сиксән ел элек без фашистларга отпор бирдек һәм Берлинга барып җиттек. Ә сугыштан соң ил сугыш яраларын дәвалады, чөнки халыкның энтузиазмы, әхлакый һәм физик көче бар иде, — диде Николай Васильевич.

Хезмәт ветераны, ТР Атказанган икътисадчысы Әмирхәйдәр Сатдинов 1942 елның мартында Ржев янындагы сугышларда әтисен югалта. Сугышта аның әнисенең ике абыйсы да һәлак була. Әмирхәйдәр Әхмәтгәрәй улы патриотик тәрбия бирү буенча эшне көчәйтергә, үз илеңне яратырга һәм Ватанны сакларга әзер булырга өндәде.

Татарстан Республикасының атказанган укытучысы Мәрвә Хәсәнованың алты туганы, әтисе һәм абыйларын да кертеп, фронтка киткән. Аның әтисе 1943 елда Ленинград янында һәлак була. Мәрвә Фәрвазовна колхоздагы кешеләрнең өч сменада эшләүләрен, бары тик ботка һәм алабута белән генә туклануларын хәтерли — ашлыкның барысы да фронтка китә иде. Ул студентларга яхшы белем алуларын, актив булуларын һәм әти-әниләрен беркайчан да онытмауларын теләде.

Бөек Ватан сугышы башланганда Валентина Йосыповага нибары дүрт яшь була. Аның туган авылын немецлар ала, һәм аның гаиләсе концлагерьга эләгә. Ул анда булган коточкыч ачлыкны әле дә хәтерли. Икмәкне ул азат ителгәннән соң, госпитальгә эләккәч беренче тапкыр күрә. Шәфкать туташы Валентина Леонтьевнага бер кисәк ипи биргәндә, ул моның нәрсә икәнен дә белми иде. Концлагерь тоткыннары үлән белән генә тукланалар иде.

Хезмәт ветераны яшьләргә сәламәтлек һәм тыныч күк йөзе теләде. Ул махсус хәрби операция тиздән Җиңү белән тәмамланыр дип өметләнә.

Студентлар тантаналы чарага иҗади номерлар әзерләделәр. «Журавли», «День Победы» җырлары, «Я убит под Ржевом» шигыре һәм башка бик күп җырлар яңгырады. Ватанны саклаучылар истәлегенә бер минут тынлык урнашты. Соңыннан төрле буын вәкилләре Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары монументына чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш техникумында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг узды