Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Лаешта Татарстан кадетлары һәм яшь армиячеләре җыелды

Атна дәвамында Лаеш интернат-мәктәбе базасында «Без кайда, җиңү шунда» дигән хәрби-патриотик лагерь узды.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, лагерьда 11–15 яшьлек 150 бала ял иткән. Алар-Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль гомуми белем бирү учреждениеләреннән кадетлар һәм яшь армиячеләр. Аларны алты отрядка — «Патриот», «Пламя», «Огоньки», «Красная звезда», «Орлы», «Мечтатели» отрядларына бүлгәннәр.
Узган җиде көндә егетләр МХОда катнашкан ТР Росгвардия идарәсенең «Ак Барс» ОМОН, ВДВ һәм диңгез пехотасы сугышчылары белән очрашты. Лагерьга Россия Кызыл Хачы хезмәткәрләре килде. Балалар шулай ук атучылар ролендә булдылар, район ДОСААФ җитәкчесе оештырган ату ярышларында катнаштылар. Иң яхшылары мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде.
Күп кенә якты гомумлагерь, күңел ачу чаралары булды: квест-уеннар, кинотеатр, Г. Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булдылар. Отрядлар арасында футбол һәм пионербол буенча ярышлар оештырылды. Смена балаларны киләчәктә һөнәри үзбилгеләнү өчен уен формасында Ватанга хезмәт итү үзенчәлекләре белән таныштыру өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы лаешта реклама интернат-мәктәбе кадетлар яшь армиячеләр