Лаешта «Зәйнәп» Җәмигъ мәчетендә курсларда укыган балаларны бүләкләделәр
Мәктәп яшендәге малайлар өчен курслар биш көн дәвамында ТРның «Иман» мәдәни-агарту үзәгендә Лаеш мөхтәсибәтенең «Зәйнәп» мәчете белән берлектә узды.
«Иман» үзәге рәисе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров сөйләвенчә, биш көнлек курсларда Лаеш районы һәм Казан малайлары укыган.
-Бу белем бирүнең максаты — балаларны ислам нигезләре һәм татар халкының рухи мәдәнияте белән таныштыру. Балаларның программасы бик бай иде. Төшкә кадәр алар ислам нигезләрен өйрәнгәннәр, ә төштән соң алар өчен мәдәни чаралар үткәргәннәр. Яшүсмерләр Г.Р. Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булдылар, экскурсияләргә йөрделәр.
Балаларның остазлары «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган тәҗрибәле укытучылар була. Аларның барысы да дөньяви һәм дини белемгә ия.
— Бу курслар бик актуаль, чөнки глобальләшү чорында балалар Интернет йогынтысында. Дөрес юлдан тайпылмас өчен, без аларга рухи кыйммәтләрне күрсәтергә тиеш, — дип саный Нияз Рөстәм улы.
Диплом һәм Мактау грамоталары тапшыру тантанасы алдыннан балалар биш көн эчендә нәрсәгә өйрәнүләрен күрсәттеләр. Алар рухи тормышка һәм чын юлны сайлауга багышланган берничә күренеш әзерләгәннәр. Яшүсмерләр бераз дулкынландылар, ләкин укытучыларга һәм ата-аналарга үз белемнәрен күрсәттеләр.
«Иман» мәдәни-агарту үзәгеннән бүләкләрне балалар тәрбияләүдә катнашкан һәркем алды. Ә кич азагында барысын да тантаналы кичке аш көтә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев