Өлкәннәр көне белән!
1 октябрь – бу үзенчәлекле дата. Бу көнне без өлкән буынга үзебезнең яратуыбызны, хөрмәтебез һәм олылавыбызны җиткерәбез.
Безнең кадерле сугыш һәм хезмәт ветераннары, әбиләребез һәм бабаларыбыз, безнең хөрмәтле пенсионерларыбыз!
Сез безнең тормышны зирәклек, тыйнаклык һәм күңел җылысы белән тулыландырасыз. Мин һәркайсыгызның беркайчан да ялгызлык ачысын белмәвен телим. Һәрчак игътибар үзәгендә һәм кайгыртуда булыгыз.
Сез намуслы хезмәт иттегез, якыннарыгызга ярату һәм кайгырту бүләк иттегез, туган ягыбыз һәм илебез иминлеге өчен ару-талуны белмәдегез. Без сезне яратабыз, хезмәтегез өчен, сабырлыгыгыз өчен һәм түземлелегегез өчен рәхмәтлебез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, яшәү дәрте сүрелмәвен, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз хөрмәтен һәм яратуын тоеп озын, озак яшәвегезне, тыныч тормыш телим.
Сезнең көннәр һәрчак аяз һәм якты булсын Сезнең күңелдә иминлек, тынычлык хөкем сөрсен, ә күңелегез мәңге яшь калсын! Бәйрәм белән, сезгә иң изге теләкләр!
Лаеш муниципаль район башлыгы И.Ф. Зарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев