Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Полиция хезмәткәрләре Лаеш районы укучылары белән буллингка профилактика үткәрә.

Россия ЭЭМның Лаеш районы буенча бүлегенең «Столбище» полиция бүлеге балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы полициянең кече лейтенанты Илүзә Зәйнуллина Россия Герое М.Р. Әхмәтшин исемендәге Атабай мәктәбе укучылары белән очрашты.


Илүзә Ренат кызы 5-11 сыйныф укучылары белән профилактик әңгәмәләр үткәрде. Алар бергәләп балигъ булмаганнарның мәктәптә җинаять җаваплылыгы, экстремизм һәм террорчылыкны профилактикалау, буллинг (эзәрлекләү-редактор искәрмәсе.) буенча фикер алыштылар. Әңгәмәдә урлау, талау, янап куркыту, тән җәрәхәтләре китерү өчен җаваплылыкка кагылдылар. Яшүсмерләргә җинаять җаваплылыгының кайсы яшьтән башлануы һәм җинаятьләр кылган өчен нинди җәзалар кулланылуы аңлатылды. Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор урамда, җәмәгать урыннарында, массакүләм ял итү урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә, комендант сәгатен үтәүне онытмаска киңәш итте. Ул укучыларга спиртлы эчемлекләр һәм тәмәке куллануның зыяны турында искә төшерде, шулай ук бу начар гадәтләрнең ни белән куркыныч булуын аңлатты.

Балалар инспекторларны зур игътибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар. Әлеге чара бушка узмагандыр дип өметләнәсе килә, һәм балалар тормышларының үзләренә генә бәйле булуын истә калдырдылар.
Мәктәптә яшүсмерләр белән очрашу һәм планлы профилактик әңгәмәләр үткәрү балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор һәм мәктәпнең уртак эшенең аерылгысыз өлеше булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Полиция хезмәткәрләре Лаеш районы укучылары белән буллингка профилактика үткәрә.