Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Россия Федерациясе Конституциясе көне белән

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Сезне Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!

12 декабрь - илебез өчен үзенчәлекле дата. Бу көнне кешене иң югары кыйммәт, ә аның

хокукларын һәм ирекләрен – дәүләтнең үзгәрешсез өстенлекләре дип игълан иткән яңа

Төп закон кабул ителде. Конституция һәрвакыт үсеш алган дәүләтчелек, гражданлык һәм

демократиянең чагылышы булып тора.

Бүген бу бәйрәм заманча Россияне – ирекле, бөек илне гәүдәләндерә, аның көче бөтен

халыкның бердәмлегендә һәм берлегендә.

Гражданнарның хокук гарантияләре һәм социаль яклау, ирекле икътисад һәм җирле

үзидарәнең мөстәкыйльлеге - Россия Федерациясе Конституциясенең төп элементлары, ул

дөнья тикшерүчеләре тарафыннан иң камилләрнең берсе дип танылган. Нәкъ менә шушы

төп юнәлешләр демократия үсешен, җәмгыятьтә гражданлык тынычлыгын һәм татулыкны

ныгытуны билгели.

Теләсә кайсы дәрәҗәдәге хакимиятнең асылы – гражданнар мәнфәгатьләрендә эшләү, һәм

безнең бурыч – тигезлек һәм гаделлек принциплары тормыш нормасына әйләнсен, һәр

гаилә социаль якланган булсын, Лаеш районында яшәүче һәр кеше Законның ышанычлы

яклавын тойсын өчен тырышу.

Сезне бәйрәм белән котлыйм һәм барчагызга да чын күңелдән тынычлык һәм игелек,

бәхет һәм сәламәтлек, иминлек һәм муллык телим! Әлеге бәйрәм сезгә Россия, Татарстан

һәм Лаеш районы файдасына куелган максатларга ирешүдә яңа көч бирәсен.

Лаеш муниципаль районы башлыгы И. Ф. Зарипов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев