Руслан Сабиров: «Участоклардагы хәлне реаль вакытта күрсәтәбез»
Популяр блогер, актер һәм алып баручы Лаештагы сайлау участогында күзәтүче булып тора.
Район мәдәният йортында урнашкан 1781 нче сайлау участогына күзәтүче Руслан Сабиров - блогер, актер һәм телетапшырулар алып баручы килде. Ул тамашачыларга «Улица» телесериалындагы роле һәм «Татар кухнясы серләре» тамашасын алып баручы буларак таныш.
- Сез мобиль күзәтүчеләр командасына ничек эләктегез?
- Бу ТР Иҗтимагый палатасы инициативасы иде. Миңа һәм башка блогерларга ТР Президенты һәм хакимиятнең җирле органнары депутатларын сайлауларда күзәтүче ролендә чыгыш ясау тәкъдиме белән чыктылар. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белән очрашуда безгә мондый эшнең ни өчен кирәклеге турында сөйләделәр. Без күзәтүчеләрнең нинди хаталар ясавын, ачыкланган җитешсезлекләргә ничек җавап бирә алуын белдек, безгә тиешле документлар бирделәр. Республикада сайлау участокларында эшләүче 10 кешедән торган төркем формалаштырылды.
-Сезнең күзәтүче буларак эшегезнең үзенчәлекләре нидә?
-Һәр блогер реаль вакытта социаль челтәрләрдә репортаж ясый . Без участокларда хәзерге вакытта булган хәлне күрсәтәбез. Әгәр нинди дә булса хокук бозулар булса, без, һичшиксез, төшерәчәкбез һәм Интернетка урнаштырачакбыз. Бу җәһәттән мобиль күзәтүчеләрнең чикләүләре юк.
- Лаешта тавыш бирү барышында хокук бозулар бармы?
- Кичә алдан тавыш бирү барышында да, бүген дә, сайлау участокларында тавыш биргәндә дә хокук бозулар теркәлмәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев