Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сайлауларга бөтен гаилә белән

Сайлауларга бөтен гаилә белән


Фото: Елена Запольских
 
Россия Федерациясе Президентын сайлаулары Россия территориясендә быел 15марттан 17 мартка кадәр узачак. 
Районда яшәүчеләр сайлау хокукын ничек тормышка ашыра алулары турында Лаеш районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе Елена Сюнинаның сөйләвен сорадык.

— Елена Васильевна, сайлаучылар составы һәм район территориясендә участок комиссияләре эше турында сөйләсәгез иде.

— Район территориясендә 45799 сайлаучы теркәлгән. Сайлауларны әзерләү һәм үткәрү эшенә 53 участок сайлау комиссиясе, шул исәптән Г. М. Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты территориясендә төзелгән бер вакытлыча комиссия җәлеп ителгән. Комиссияләр мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау учреждениеләре, спорт объектлары, административ биналар, кибетләр территорияләрендә эшлиләр. Составына сайлаучылар саны 50дән артык булган һәм автобуслар йөрмәгән ерак торак пунктлар кергән 10 сайлау участогында күчмә тавыш бирү пунктлары җиһазландырылган. Сайлау комиссияләре эшенә 345 кеше җәлеп ителгән. Тавыш бирү көннәрендә участоклар иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 гә кадәр эшләячәк.

— Сезнең карашка киләчәк вакыйга турында халыкның мәгълүмат дәрәҗәсе нинди?

— Алда торган сайлауларга әзерлек чорында «Информ УИК» проекты гамәлгә ашырылды. Аның асылы сайлаучыларны адреслы рәвештә йортлар (фатирлар) буенча хәбәр итүдән гыйбарәт. Бу 17 февральдән 7 мартка кадәр барды. Участок сайлау комиссияләренең барлыгы 177 әгъзасы хәбәр итүчеләр сыйфатында җәлеп ителгән иде.

.- Елена Васильевна, районның барлык халкы да төрле сәбәпләр аркасында сайлауларда билгеләнгән даталарда була алмаячак. Сәламәтлекләре буенча участокка килә алмаучылар да бар. Ничек булырга?

— Гыйнвар ахырыннан ук тавыш бирү көннәрендә даими теркәлү урыны буенча үз сайлау участогына килә алмаячак сайлаучылар Дәүләт хезмәтләре порталы, КФҮ, территориаль сайлау комиссиясе аша үзләренә уңайлы участокта тавыш бирү турында гариза бирә алдылар. Яше, физик хәле, сәламәтлек үзенчәлекләре аркасында хәрәкәтләре чикләнгән сайлаучылар, күршеләре һәм туганнары катнашында, участок сайлау комиссиясенә өйдә тавыш бирү мөмкинлеге бирүне сорап мөрәҗәгать итә ала. Мондый мөрәҗәгатьләр 17 мартта 14.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.

— Билгеләнгән көннәрдә тавыш бирергә килүчеләр нинди уңайлылык, куркынычсызлык һәм хосусыйлык дәрәҗәсенә өмет итә ала?

— Керү юллары, биналарның түбәләре, пандуслар кардан һәм боздан чистартылачак. Тавыш бирү бүлмәләре барлык кирәкле җиһазлар, сейфлар, элемтә өчен телефоннар белән җиһазландырылган. Участоклар стационар металл детекторлары һәм кул металл эзләгечләре белән дә җиһазландырылган. 13 сайлау участогында видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Калган 40 сайлау участогында видеофиксация чаралары булачак. Тавыш бирү көннәрендә тәүлек әйләнәсе сайлау участокларын саклау оештырылачак, шул исәптән төнге вакытта да. 

— Сайлаулар башланыр алдыннан сайлаучыларга нәрсә теләр идегез?

— Россия Федерациясе Президентын сайлау-2024 елның төп вакыйгаларының берсе. Сайлау- һәрберебезнең гражданлык бурычы. Сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучылар белән очрашуга әзер, конфиденциаль ихтыяр белдерү өчен барлык кирәкле шартларны булдырырга тырышачаклар. Гаилә елында сайлау участокларына бөтен гаилә белән килү мөһим булыр иде, чөнки быелгы сайлау кампаниясе «Сайлауларга бөтен гаилә белән » лозунгы астында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Сайлауларга бөтен гаилә белән