Сәгыйть Ихсановның искиткеч тормышы
Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Сәгыйть Сафиулла улы Ихсанов зур һәм тату гаиләсе белән 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Ул 1925 елның 24 апрелендә ТАССРның Чистай районы Исләй авылында игелекле һәм хөрмәтле мулла гаиләсендә туа. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Сәгыйть Сафиулла улы Яшел Үзән һөнәр училищесында укый. 1943 елда аны Кызыл Армия сафларына алалар, әмма соңрак туган авылына кайтырга туры килә.
Өйгә кайткач, Сәгыйть Ихсанов май заводында укый һәм бер үк вакытта сөт кабул итү пункты мөдире булып эшли. Сугыштан соң, 1946 елда, Казан финанс техникумына укырга керә. Параллель рәвештә ул Актаныш районында дәүләт чыгымнарының өлкән инспекторы булып эшли. 1950-1954 елларда Сәгыйть Сафиулла улы Ленинград финанс-икътисад институтында укый. Югары белем алгач, ул җиде ел дәвамында Саба районы авыл хуҗалыгы мәктәбендә укытучы булып эшли, булачак бухгалтерларны укыта.
1961 елда аның гаиләсе Лаешка күчеп килә. 1990 елда пенсиягә чыкканчы, Сәгыйть Ихсанов Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында хисап-финанс дисциплиналары укыта. Юбилярның гомуми хезмәт стажы 50 елдан артып китә.
Ирле-хатынлы Сәгыйть һәм Нурҗиһан Ихсановлар 44 ел бергә гомер итеп өч бала: ике ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Аларның һәркайсы бу тормышта үз юлын тапты: өлкән уллары Фәрит – хирург, Татарстан Республикасының атказанган табибы, уртанчысы Ильяс – педагог, педагогика фәннәре кандидаты, кызлары Фәридә - физика һәм математика укытучысы. Сәгыйть Сафиулла улы - ун оныгы өчен яраткан бабай.
Хезмәттәге казанышлары өчен юбиляр эш урыныннан күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән, «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы» исеменә ия, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган.
-Тормышның күңелле мизгелләре генә искә төшүен һәм аларның күңелгә җылылык бирүен телим, - дип мөрәҗәгать итте Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов юбилярны котлап. - Шушы еллар эчендә күпме мөһим эшләр башкарылуын аңлау тормышка ямь өстәсен. Нык сәламәтлек һәм күңел җылысы телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев