Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шундый оптимист булып калуыгызны телибез

2023 елның беренче көнендә районда беренче юбилярны котладылар.

Денис Фролов фотосы

Концлагерь тоткыны Валентина Леонтьевна Юсуповага 2023 елның 1 гыйнварында 85 яшь тулды. Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар оккупациясендә булган территориядә яшәгән Валентина Леонтьевна сугыш афәтләре һәм гаепсез кешеләрнең азапланулары турында ишетеп кенә белми.

Өлкән яшьтәге ханым бүләкләрне рәхмәт әйтеп кабул итте. Район башлыгы Илдус Зарипов исеменнән чәчәк бәйләмен һәм бүләкләрне райбашкарма комитеты эшләр башкаручысы Виктор Воробьев һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев тапшырды. Алар юбилярны чын күңелдән тәбрикләделәр. Бу көнне Валентина Леонтьевна җылы сүзләрне күп ишетте.

Әйтеп үтәргә кирәк, Лаеш районында сугышта катнашучыларга, концлагерьлар тоткыннарына, тыл хезмәтчәннәренә зур игътибар бирәләр. 2022 елның 9 маенда район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Виктор Арефьев Валентина Леонтьевнага Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов открыткаларын тапшырдылар. Район башлыгы Илдус Зарипов исеменнән һәм  Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

Ә 2020 елда концлагерь тоткыны өе каршында зур булмаган концерт куйдылар, бу Валентина Леонтьевна  өчен зур сюрприз булды.

Газета редакциясе дә бу җылы котлау сүзләренә кушыла һәм Валентина Леонтьевнага сәламәтлек һәм без аны белгәнчә шундый ук оптимистка булып калуын тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы камская новь кама ягы