Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Техникум студентлары WorldSkills ярышларында үзләрен таныттылар

Татарстан Президенты “Яшь профессионаллар - 2022” Х милли чемпионаты призерлары белән очрашты

Лаеш техник-икътисад техникумының бер юлы җиде студенты “Яшь прфессионаллар-2022” Х Милли чемпионаты финалы призерлары булды.

Ярышлар Саранскийда дистанцион-көндезге форматта үтте. Татарстан Республикасы 73 компетенциядә 96 конкурсант һәм 74 эксперт тәкъдим итте. Финал ярышларында 14 компетенция буенча 25 конкурсант һәм 15 эксперт катнашты.

Татарстанлылар уңышлы чыгыш ясадылар. Безнең республика вәкилләре 111 медаль яуладылар, гомумкоманда исәбендә икенче урынга чыктылар. Медаль алучылар арасында ЛТЭТның җиде вәкиле бар. “Хокук саклау эшчәнлеге (Полицейский)” компетенциясендә иң яхшылар арасына Ринат Гыйззәтуллин, Алина Пименова, Сәйяр Хуҗаханов (барысы – ПСО-202 группасыннан), Камилла Сатдинова һәм Руслан Шихов (ПХД-211). “Внешнее пилотирование и эксплуатация беспилотных судов” компетенциясендә Анастасия Семенова һәм Билал Худойдодов (ТЭ-191) бүләк алдылар.

“Яшь профессионаллар-2022” Х Милли чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та очрашты. Очрашу Казан Кремленең Вәкиллекләр корпусында үтте.

-Сезнең һөнәри осталык чемпионатында җиңүегез – булачак эш бирүче алдында өстәмә плюс, ә югары күрсәткечләр – бәхәсләшеп булмаслык өстенлек. Республика киләчәктә дә “Яшь профессионаллар” хәрәкәтенә ярдәм итәчәк, аның югары стандартларын мәгариф практикасына кертәчәкбез, - диде Рөстәм Нургалиевич. – Һәр кешенең үз урынында үз эшенә җаваплы каравы, гомуми нәтиҗәне тәэмин итүе мөһим – димәк Россия җиңүен. Фәкать без бергә генә безнең ил алдында торган яңа бурычларны үти алачакбыз.

WorldSkills хәрәкәте менә уннарча ел инде һөнәри белем бирүнең Татарстан системасында кадрлар әзерләүдә нәтиҗәле технологияләр кертүнең яхшы инструменты булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы WorldSkills техникум лаешта реклама