Тулысынча фидакарьлек таләп итүче эш
Иң мөһим һөнәр нинди, дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирә.
Ә менә иң кыю, авыр һәм киеренке эшләрне санаганда, иң беренче чиратта янгын сүндерүчеләрне, коткаручыларны, хәрбиләрне искә төшерерләр, мөгаен. Әмма үзенә батырлыкны да, намуслылыкны да берләштерә, көн саен тәвәккәллек таләп итә торган һөнәр бар.
Бу - полицейский һөнәре. Аның турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Радик Егоров (фотода) сөйли.
Полиция хезмәткәре эше - бик кирәкле һәм бик авыр. Ул даими камилләшүне таләп итә. Полиция хезмәткәрләре алдында мөһим бурычлар тора: гражданнарның иминлеген җинаятьчел гамәлләрдән саклауны тәэмин итү һәм аларны яклау; террорчылыкка каршы тору; экстремистлык чыгышларына һәм милләтара һәм динара дошманлык уяту омтылышларына юл куймау; оешкан җинаятьчелеккә һәм коррупциянең теләсә нинди төрләренә каршы көрәш.
Эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә теләүчеләр үзләрен эшчәнлекнең төрле юнәлешләренә багышлый алалар. Җинаятьчеләрне эзләү һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлекчәләрендә сезне оператив-эзләү чаралары белән бәйле интенсив һәм динамик хезмәт көтә. Икътисади куркынычсызлык бүлекчәләрендә исә - икътисади җинаятьләрне ачу буенча җентекле эш. Полиция участок уполномоченные яки патруль-пост хезмәте полицейские һөнәрен сайлаганда, сез бәлагә юлыккан кешеләр иң беренче чиратта мөрәҗәгать итәчәк кеше булачаксыз. Юл-патруль хезмәтендә гражданнарның юллардагы иминлеге сездән торачак. Тикшерү бүлекчәләрендә җинаятьләрне тикшерү барышы һәм шуның нәтиҗәсе буларак, гаеплеләрне нигезле итеп җаваплылыкка тарту хезмәткәрләрнең юридик мәсьәләләрдә компетентлы булуына бәйле. Полициядә башка мөһим хезмәтләр дә бар: эксперт-криминалист, кинолог. Координацияләү һәм оештыру функцияләрен башкара торган бүлекчәләр – дежур частьлар, штаб бүлекчәләре. Тәэмин итүче функцияләрне кадрлар һәм тыл хезмәтләре башкара.
Эчке эшләр органнарына 18-40 яшьләрдәге гражданнар кабул ителә. Кандидатларның сәламәтлек торышына карата билгеле бер таләпләр куела, психологик тест үткәрелә. Сержант составы өчен белем уртачадан түбән булмаска тиеш, офицерлар составы өчен – урта һөнәри яки югары.
Булачак һөнәрне сайлаганда, аның күңелегезгә хуш килүенә ориентлашыгыз. Ул чакта хәтта иң авыр һәм катлаулы эш тә сезгә шатлык китерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев