Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ватан Геройлары батырлыгын хәтерлибез

Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов Ватан Геройлары бюстына чәчәкләр куйды

Александр Воржецов фотосы «Кама ягы»

Үткән җомгада безнең илебез мөһим дәүләт бәйрәмен – Ватан Геройлары көнен билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, “Ватан Геройлары көне” истәлекле дата буларак 2007 елның 26 гыйнварында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы тарафыннан билгеләнде, менә шул чакта россия парламентарийлары тиешле закон проектын кабул иттеләр.

 Якташларыбыз хөрмәтенә – Россия Геройлары, Советлар Союзы Геройлары, Дан ордены кавалерлары хөрмәтенә аларның Лаеш Җиңү паркындагы бюстларына чәчәкләр куйдылар. Чарада Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов, хәрби комиссар Александр Афанасьев, район Советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов һәм башка рәсми затлар катнашты. Һәр герой якташыбыз бюсты янында яшь армиячеләр мактаулы караулда кизү тордылар.

Ватан Геройлары туган илебезгә ничек хезмәт итү кирәклеге мисалы булып торалар һәм аларның батырлыклары хәзерге буынны сугышчан һәм хезмәт батырлыгына рухландыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Ватан Геройлары батырлыгын хәтерлибез