Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Ватанны саклаучылар» фонды булдыру — дөрес карар

Владимир Яковлев белән безнең әңгәмәдә шул хакта укырсыз

Олеся Гималдинова, «Кама ягы» 

Кызганычка каршы, соңгы вакытта СВО ветераннарына һәм аларның гаилә әгъзаларына төрле гаризалар, мөрәҗәгать яки шикаятьләр язуда түләүле юридик хезмәтләр тәкъдим итүче кайбер компанияләр активлашты. Ул арада Россиядә «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды төзелде һәм актив эшли башлады. Без Лаеш районы буенча социаль координатор Владимир Яковлев белән очраштык һәм кайбер сорауларга җавап бирүен үтендек.

Владимир Алексеевич, искә төшереп китегез әле, фонд алдында нинди бурычлар тора?

-Фонд ачылган көннән биш ай вакыт үтте. Бүген Россия Президенты Владимир Путинның «Ватанны саклаучылар» Дәүләт Фонды төзү турындагы карарын иң дөрес һәм заманча чишелеш дип әйтә алабыз. Безнең бурыч — махсус хәрби операциядә катнашкан хәрби хәрәкәтләр ветераннарына, ә алар һәлак булган очракта — аларның гаилә әгъзаларына һәр яклап ярдәм күрсәтү. Сүз шәхси озату турында бара, без, социаль координаторлар, күп кенә мөһим мәсьәләләрне һәм очракларны хәл итүдә булышабыз.

Социаль ярдәм чараларының нинди төрләренә сорау зур?

-СВО сугышчылары безгә мөрәҗәгать беренче һәм бик мөһим мәсьәлә — хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы таныклыгы алу. Әгәр Ватанны саклаучы кулында барлык документлары булса, хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы эшләү вакытны күп алмый. Әмма еш кына ниндидер документлар җитми: часть командиры приказларыннан өземтә юк, кайсыдыр документ алынмаган яки югалган. Менә шул вакытта эшкә социаль координатор кушыла — хәрби хезмәткәр хезмәт иткән хәрби часть белән элемтәгә керә, шулай ук хакимиятнең башка оешмалары һәм органнары белән.

Безгә шәхси хәрби компанияләрдә катнашучылар ветеран таныклыгы алу турында мөрәҗәгать итәләр, өлешчә «Вагнер» ЧВК. Бүгенге көнгә таныклык бирү тәртибе тиешле закон нормаларына туры килә торган итеп көйләнде. Кирәкле документларны җыю һәм РФ Саклану министрлыгына җибәрүдә нәкъ менә фонд ярдәм итә. Шуңа күрә безнең егетләрне — вагнерчыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын статусны ачыклау һәм тиешле документларны җыюны оештыру өчен безгә, фонд филиалы офисларына чакырабыз.

Чираттагы һәм аеруча мөһим аспект — социаль ярдәм алу чаралары, шул исәптән, төрле төрдәге түләүләр, компенсацияләр, медицина, психологик ярдәм, кирәк булган очракта — медицина тернәкләндерүе узу. Һәм бу эшнең бик мөһим ягы, моны уңышлы тормышка ашыру өчен без эшли торган берничә медицина учреждениесе бар. Беренче чиратта, бу Казандагы сугыш ветераннары госпитале. Бу клиника базасында хезмәтләрнең тулы спектры бар — бу инде ветеранның хәрби хезмәтләрдән һәм алган яралардан соң тиз арада тернәкләнүе нигезе.

СВОда хәбәрсез югалган катнашучыларның гаиләләре, туганнары белән эшлисезме?

-Әйе, әлбәттә. Безнең районда шундый дүрт гаилә бар. Бу сорауның аерым ягы, без бу хәрби хезмәткәрнең хәзер кайда булуын, ни өчен элемтәгә чыкмавын белмибез. Шушы гади булмаган бу хәлгә тагын без, фонд филиалы хезмәткәрләре, кушылабыз. Кирәкле үтенечләр ясарга, төрле оешмаларга һәм хакимият структураларына гаризалар язарга булышабыз. Юридик яктан да, психологик яктан да ярдәм итәбез. Боларның барысы гаилә әгъзаларына якын кешеләре әйләнеп кайту ышанычы бирә.

Сез СВОда катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен коммерциячел булмаган нинди структуралар белән эшлисез?

-Әйтеп китәсем килә, мондый категория гражданнарга күп мәсьәләләр буенча бушлай ярдәм күрсәтүче шактый оешмалар бар. Моның өчен үзегезнең социаль координаторга яки теркәлү яки яшәү урыны буенча белешмә алу һәм мондый оешмаларга мөрәҗәгать итүгә кирәкле карарлар кабул итү өчен «Ватанны саклаучылар» фонды филиалына мөрәҗәгать итү кирәк.

Үз эшегездә кем ярдәменә таянасыз?

-СВОда катнашучыларга күпкырлы ярдәм күрсәтү өчен без иң элек район хәрби комиссариаты, социаль фонд, район мәшгульлек үзәкләре белән берлектә эш алып барабыз. ТР Лаеш муниципаль районы «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы эшенә Лаеш район башлыгы Илдус Зарипов, район башкарма комитеты структур бүлекчәләре һәр яклап ярдәм итә. өчен рәхмәт. Без бергә эшлибез, һәр яктан ярдәм тоябыз, шуңа күрә күп мәсьәләләр тиз арада хәл ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы «Ватанны саклаучылар» фонды булдыру — дөрес карар