Яшь журналистлар өчен «Алтын каләм»
«Идел» яшьләр үзәгендә «Алтын каләм-Золотое перо» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының 25 нче республика фестивале тәмамланды.
Матюшинога республиканың 25 районыннан 120 яшь журналист һәм блогер килде.
Быел балалар һәм яшүсмерләрне рус һәм татар телләрендә басма журналистика, телевидение, видеоблогинг, радио, фото, дизайн һәм верстка (материалны биткә салу), социаль челтәрләр юнәлешләре буенча укыттылар.
Ачылу тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев, «ТАТМЕДИА» Республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова, Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, тележурналист Лия Заһидуллина катнашты.
-Татарстан Республикасында яшьләр өчен эшләнә торган барлык эшләр массакүләм мәгълүмат чаралары тарафыннан яктыртыла, - дип билгеләп үтте кереш чыгышында Анна Захматова. – Мин сезнең бар яктан да беренче булуыгызны телим. Журналист өчен көн саен камилләшү һәм үзеңне кичәгегә караганда яхшырак итү мөһим. Мин ышанам ки, бу фестиваль сезгә яңа мөмкинлекләр һәм яңа дуслар бирәчәк.
Эшнең беренче көнендә балалар «Яңа Тартария» проекты авторы, «ТАТМЕДИА» Республика агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин белән очраштылар. Шулай ук «Идел» яшьләр үзәгендә балалар өчен тәүлек буе эшли торган «Шаян ТВ» телеканалы презентациясе узды, аны Роза Әдиятуллина һәм Иван Остроумов алып барды.
Сменада катнашучылар Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләрнең югары мәктәбе вәкилләре белән очраштылар. Онлайн-режимда Россия Федерациясе Журналистлар берлеге секретаре Роман Серебряный белән әңгәмә булды.
Балаларның һәм яшүсмерләрнең күңелсезләнер вакыты булмады. Беренче көннән үк балалар үз газеталарын чыгара, видеоблоглар төшерә, радио өчен подкастлар яза башладылар. Ә разминка сыйфатында яшь журналистлар һәм блогерлар өчен олимпиада үткәрделәр.
Сменаның иң кызыклы чараларының берсе Лондоннан тапшыру алып баручы Беренче каналның махсус хәбәрчесе Тимур Сираҗиев белән онлайн-конференция булды. ВВС телеканалы хәбәрчесе Ольга Ившина онлайн-очрашуда балаларга ничек халыкара журналистика профессионалы булырга икәне турында сөйләде.
Лагерь эшенең мөһим этабы фестиваль президентын сайлау буенча тавыш бирү булды. Аннан соң балалар конференциядә Беренче каналның үз корреспонденты Светлана Костина белән очраштылар.
«Алтын каләм-2020»нең кульминациясе питчинг – фестиваль көннәрендә үзләре хезмәт куйган проектлар һәм эшләрне күрсәтү булды. Көн SMM буенча мастер-класс һәм дискотека белән тәмамланды.
Фестиваль ябылганда балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының «Алтын каләм-Золотое перо» ХХV Республика фестиваленең Гран-при ияләре исемнәре аталды. «Татар журналистикасы» номинациясендә Арча районыннан Рүзәл Шәрипов, ә «рус журналистикасы» номинациясендә Түбән Кама районыннан Илья Ковязин җиңде. Шулай ук Рүзәл Шәрипов смена президенты итеп сайланды.
Биш көн эчендә яшь журналистлар барысы рус һәм татар телләрендә алтышар газета чыгардылар, өч телетапшыру әзерләделәр, йөзләгән фоторепортаж төшерделәр, радиоэфирда 36 сәгать үткәрделәр һәм катнашучыларның барлык эшләре урнаштырылган фестивальнең мәгълүмати сайтын булдырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев