Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Юбилярлар полкы тулыланды

Державино авылында яшәүче Тәскирә Хәсби кызы Кәлимуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул гомерен авыл хуҗалыгы белән бәйләгән, бу авыр хезмәткә 40 елын биргән.

Тәскирә Хәсби кызы 1930 елның 8 июнендә ТАССРның Биектау районы Ямаширмә авылында гади эшче-крестьян гаиләсендә туа. Ул җирле мәктәпнең дүрт сыйныфын тәмамлый. Аннан соң Бөек Ватан сугышы башлана.

Яшь Тәскирә, күп кенә сугыш чоры балалары кебек үк, эшли башлый. Ул колхозда сыер савучы булып эшли, басуларда булыша. Сугыштан соң, пенсиягә чыкканчыга кадәр, Ленин исемендәге җирле колхозда дуңгыз караучы булып эшли.

Шул ук колхозда аның ире, Нургали Кәлимулла улы да эшләгән. Ирле-хатынлы Кәлимуллиннар 40 ел бергә гомер итәләр. Ул 1996 елда вафат була. Кәлимуллиннар гаиләсендә биш бала: өч ул һәм ике кыз үсә. Аларның кайберләре инде лаеклы ялга чыккан, кемдер хезмәт эшчәнлеген дәвам итә: кемдер автобус йөртүче, кем тракторчы булып. Күп балалы әни Тәскирә Хәсбиевна – тугыз онык һәм алты оныкчык өчен яраткан һәм хөрмәтле әби.

Хезмәттәге казанышлары өчен юбиляр 1,2,3 дәрәҗә «Ана булган өчен» медальләре белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган, юбилей медальләре дә бар.

Тәскирә Кәлимуллинаны истәлекле дата белән Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов котлады.

-Тормышыгызда истәлекле вакыйга – 90 яшь тулу уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез! Сезнең артыгызда зур һәм лаеклы тормыш. Сезнең күпьеллык намуслы хезмәтегез үз эшегезгә бирелгәнлек, түземлек һәм сабырлык үрнәге булып тора. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, озын гомер һәм байлык-муллык телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев