Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Лаеш ягы кешеләре

Габдрахман Сафин: Сталинград сугышы ветераны «Ак Барс» хоккей клубыннан 104-нче номерлы исемле футболка алды.

Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафинны 104 яшьлек юбилее белән котладылар.

     Габдрахман Әхмәтсафа улы Сафинның тормышы — илебезнең тере тарихы. Ул 1922 елның 31 мартында Татарстан АССРның Арча районы Симетбаш авылында туа. 1941 елда фронтка китә. Сталинград сугышында катнаша, әсирлеккә төшә һәм анда бөек шагыйрь Муса Җәлил, язучы Абдулла Алиш белән очраша. Көнчыгыш Пруссиядә тоткынлыктан азат ителгәч, ул 50-нче дивизия составында хезмәтен дәвам итә һәм Берлингача барып җитә.

Сугыштан соң язмыш ветеранга яңа сынау әзерли: 1949 елда ул кулга алына һәм 20 елга лагерьларга хөкем ителә. Моңа әсирлектә Муса Җәлил чыгарган газетаны уку сәбәп була (ул елларда шагыйрьне хаксызга хыянәтче дип саныйлар). 1955 елда хөкем карары яңадан карала һәм Габдрахман Сафин тулысынча реабилитацияләнә.

Үзенең 104 яшьлек туган көнендә Габдрахман Әхмәтсафа улы кунаклар кабул итте. Алар арасында Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов һәм Рождествено авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу бар иде. Казан хоккейының иң өлкән җанатарларының берсе өчен иң көтелмәгән бүләк — «Ак Барс» ның элеккеге капитаны,биш тапкыр Гагарин Кубогы иясе, легендар хоккейчы Данис Зариповның килүе булды.

Данис Зарипов ветеранга юбилее хөрмәтенә исемле 104-нче номерлы футболка бүләк итте. Мондый игътибар туган көн иясен бик нык дулкынландырды. Район башлыгы Илдус Зарипов юбилярга җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм бүләкләр тапшырды.

   Хөрмәтле яшенә карамастан, Габдрахман Әхмәтсафа улы аек акыл һәм яхшы хәтер саклаган. Туганнары сөйләвенчә, ул бүген дә «Ак Барс» матчларын калдырмыйча карап бара, хәтта уенчыларның берәрсе бозга чыкмый башласа, аны да шунда ук искәрә. Хоккей аның өчен спорт кына түгел, ә гомерлек мавыгу.
   Габдрахман Сафинның тормышында гаилә аерым урын алып тора. Аның дүрт улы һәм бер кызы, тугыз оныгы, унике оныкчыгы һәм ике оныкчыгының баласы бар. Аларның нәселендә иҗади сәләт буыннан-буынга күчә. Габдрахман Сафинның хатыны көчле һәм матур тавышка ия булган. Юбилярның улы, Габдельфат Сафин, бу талантны мирас итеп алган һәм танылган татар җырчысына әверелгән. Ул шулай ук әтисенең язмышына багышланган документаль фильм да төшергән.
   Габдрахман Әхмәтсафа улының нәселендә озын гомерлеләр аз түгел: әнисе 96 ел, ә бабасы 102 ел яшәгән. Ветеран үзе исә бәхет — гади әйберләрдә, дип саный.
Сталинград сугышын, әсирлекне, Муса Җәлил белән очрашуны үтеп, Берлингача барып җиткән Бөек Ватан сугышы ветераны — тормышны яратуның, ныклыкның һәм тугрылыкның үрнәге. 104 яшь — бу зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе белән тулы бер чор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев