Җиденче буын умартачы: династия тарихы
Зариповлар династиясе бал кортларын XIX гасыр уртасыннан үрчетә.
Газиз Гафур улы — традицияләрне саклаучы. Ул ата-бабаларының эшен дәвам итә һәм хатыны Айсылу, әти-әнисе һәм сеңлесе Нурия белән умарталыкта эшли. Җиденче буын умартачы Газиз Зарипов белемнәрен саклап кала һәм буыннан-буынга тапшыра ала.
Умартачылар династиясе тарихы Кече Елга авылы янындагы урманда башлана. Умарталык урнашкан урынны әле дә Газиз бабасының бабасы Мәҗит бабай хөрмәтенә «Мәҗит участогы» дип йөртәләр. Нәкъ менә ул монда умарталык оештырган, һәм аның ярдәмендә умартачылык бу авылга килгән. Һәрбер яфрак үз тарихын пышылдап сөйли, ә бал кортлары армый-талмый эшли торган урман аулагында умарталык җәелеп ята. Ул иң хуш исле һәм иң тәмле бал җыю өчен яратылган кебек. Гармония хөкем сөргән бу урында табигать үзенең серләрен ача, ә бал татлы тәм-томнар яратучылар бәяләгән кабатланмас ноталарга ия була.
Умартачыларның балны, шулай ук прополис, перганы сатуда проблемалары юк — аларның табигый продукциясен, хәтта, Татарстаннанан читтә дә сатып алалар.
Бал кортлары маркировка узган. Барлык продукция сертификацияләнгән: умарталык паспорты һәм даими анализлар бар.
Бүген Зариповлар умарталыгы — бал җитештерә торган урын гына түгел. Бу гаилә бердәмлеге, табигатькә мәхәббәт һәм традицияләргә хөрмәт символы.
Газиз һәм аның хатыны Айсылу өчен бу эш кенә түгел, ә ата-бабаларыннан шатланып кабул ителгән яшәү рәвеше. Балның һәр кәрәзендә татлылык кына түгел, бөтен Зариповлар династиясенең бер өлеше дә бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев