Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Лаеш ягы кешеләре

Имәнкискә авылында яшәүче хатын 90 яшен билгеләп үтте

Имәнкискә авылында Рабига Фатыйх кызы Шакированың юбилеен бәйрәм итү тантанасы булды.

Юбилярны истәлекле дата уңаеннан котладылар
Рабига Фатыйх кызы гади крестьян гаиләсендә туа. Аның тормышы ныклык, хезмәт сөючәнлек һәм ана зирәклеге үрнәгенә әверелде.
Авыр сугыш елларында яшь Рабига агач хәзерләүдә эшли. Соңрак, сыер савучы булып, ул җәмгыятьтә танылу һәм ихтирам казанды — аның фотосы район Мактау тактасын бизәде.
Әмма Рабига Фатыйх кызы үз тормышының иң зур казанышы дип зур һәм тату гаиләсен — алты баласын, тугыз оныгын һәм ун оныкчыгын саный. Алар бүген аны кайгырту һәм мәхәббәт белән әйләндереп алганнар.

Чирпы авыл җирлеге башлыгы Рушан Зотин юбилярны район башлыгы исеменнән котлады һәм: "Сезнең тормыш — безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Гаиләгезгә һәм якташларыгызга бүләк иткән хезмәтегез, зирәклегегез һәм игелегегез өчен рәхмәт"сүзләре җиткерде.
Без Рабига Фатыйх кызына нык сәламәтлек, шатлык һәм иминлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Имәнкискә авылында яшәүче хатын 90 яшен билгеләп үтте