Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Лаеш ягы кешеләре

Лаеш районында яшәүче хатын-кызны 95 яшьлек юбилее белән котладылар

Юбилеен Пәрәү авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Галимә Мөхәммәтша кызы Әхмәтҗанова каршылады.

Юбиляр 1930 елда Пәрәү авылында гади крестьян гаиләсендә туа. 1937 елдан Галимә Мөхәммәтша кызы мәктәпкә йөри, әмма Бөек Ватан сугышы башлану сәбәпле, 1941 елда ул әти-әнисе белән бергә колхозда эшли башлый. Биш сыйныфны тәмамлагач, укуын дәвам итә алмыйча, ул тулысынча колхозның һәм агач хәзерләүнең хезмәт көннәренә чума.

1949 елда ул Миңлегали абыйга кияүгә чыга һәм аның белән ныклы гаилә кора. Миңлегали абый ике сугыш ветераны. Алар бергәләп ике кыз һәм ике ул тәрбиялиләр. Кызганычка каршы, Галимә Әхмәтҗанова иртә тол кала, балаларын ялгызы гына үстерә, аларны бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итә.

Барлык авырлыкларга да түзә, тормышын гаиләсенә багышлый. Хәзер аның сигез оныгы һәм ун оныкчыгы бар.
Галимә Мөхәммәтша кызын юбилее белән Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм

Пәрәү авыл җирлеге башлыгы Фәнил Тимергалиев котладылар. Алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм бүләкләр тапшырдылар. Аңа сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек теләделәр.

Фото: Пәрәү авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында яшәүче хатын-кызны 95 яшьлек юбилее белән котладылар