Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Лаеш ягы кешеләре

Лаеш районында яшәүче хатын-кызны 98 яшьлек юбилее белән котладылар

Татар Сараланы авылыннан хезмәт ветераны Әминә Галимовага 98 яшь тулды.

Әминә Гата кызы 1927 елның 15 июлендә крестьян гаиләсендә туа. Гомер буе туган ягы файдасына хезмәт итә. Ул колхозда, совхозда, мәктәптә һәм интернатта эшли. Гомуми хезмәт стажы 40 ел тәшкил итә. Тормыш иптәше Гыйният Галим улы белән бер кыз үстерәләр, ул укытучы була.
Әминә Гата кызы — тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны. Күпьеллык хезмәте өчен Әминә Галимова мактау грамоталары һәм медальләр белән бүләкләнде. Хәзер ул кызы белән туган авылында яши, ә кышка Казанга күченә.
Татар Сараланы авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗмиев аны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән туган көне белән котлады. «Сезнең тормышыгыз — батырлык һәм туган җирегезгә тугрылык үрнәге. Сезгә сәламәтлек, якыннарыгызның җылысын һәм кайгыртуын телибез!»- диелә котлауда.
Фото: Татар Сараланы авыл җирлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында яшәүче хатын-кызны 98 яшьлек юбилее белән котладылар