Валентина Александровна Дуреева — Лаеш районында Ленинград блокадасы турында үз хәтерендә сакланган истәлекләрне сөйли алучы бердәнбер кеше.
Сугыш башланганда Валентинага нибары җиде яшь була. Ул әтисенең үлемен һәм якыннарын югалту кайгысын кичерә.
Блокаданың ярты елы эчендә ачлыктан аның гаиләсеннән сигез кеше вафат була. Валентина Александровна һәр детальне: икмәк чиратларын, баскычларда һәм урамнарда яткан мәетләрне, Ладога күле аша эвакуацияләнүне яхшы хәтерли.
— Өч кешегә 475 грамм икмәк бирәләр иде, — дип искә ала Валентина Александровна. — Мәетләр һәркайда иде, аларга күнегәсең, чөнки бүтән сайлау юк.
Әнисе вафат булганнан соң, Валентинаның апасы аңынан яза. Кызны һәм аның энесен балалар йортына урнаштыралар. Күп тә үтми алар бер-берсен югалталар.
Валентина Александровна өчен сугыш Кострома өлкәсендә тәмамлана. Ленинградка ул сугыштан соң гына кайта, аны кендек әбисе үзенең тәрбиясенә ала.
Валентина Александровна педагогика училищесын тәмамлый. 1955 елда юллама буенча Камчаткага китә. 1957 елда кияүгә чыга, соңрак Норильск шәһәренә күченә. 1971 елдан башлап Валентина Дуреева Түбән Камада яши, анда балалар бакчасында музыкаль җитәкче булып булып эшли. Ул бөтен тормышын балаларга багышлый.

2022 елда Валентина Александровна, гаиләсенә якынрак булу өчен, Лаеш районының Усад авылына күченә.
Валентина Александровнаны туган көне белән котлыйбыз! Аңа ныклы сәламәтлек, җылылык һәм якыннарының игътибарын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев