Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Атабайда бөек татар шагыйре Муса Җәлилне искә алдылар

Атабай мәдәният йортында сугышчы-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган шигъри кичә үткәрелде.

Чәршәмбе, 2023 елның 15 февралендә, бөек татар герой шагыйре Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулды.

Гадәттәгечә республиканың Милли музеенда Моабит дәфтәрләренең төп нөсхәсен чыгаралар. Бу Берлин Моабиттөрмәсендә үлеме алдыннан якташыбыз язган йөздән артык үлемсез шигырь. Яшерен оешмада катнашкан өчен Муса Җәлилне 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә гильотинада җәзалап үтерәләр.

Без Муса Җәлилне хәтерлибез, аның батырлыгын, шигырьләрен хәтерлибез һәм шагыйрь-сугышчы истәлеге алдында баш иябез.

Фото һәм видеоны Әлфия Якупова тәкъдим итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы атабай Муса Җәлил