Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Каюм Насыйри турындагы документаль фильмны аның 200 еллыгына «Культура» телеканалы тәкъдим итә

14 февральдә «Культура» телеканалында «Соединяющий миры» документаль фильмы күрсәтеләчәк. Ул мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Фильм энциклопедист-галимнең тормыш тарихын тәкъдим итә.

Фильм тамашачыларны Каюм Насыйри дөньясына — үзен чолгап алган бөтен нәрсә белән чын күңелдән кызыксынган, гаҗәпләнгән, күргәннәре турында бөтен дөньяга сөйләргә омтылган чиксез кеше дөньясына алып кереп китәчәк. Аның тормышы гади, ләкин әһәмиятле эшләр белән тулы була, нәтиҗәдә алар аны бөеклеккә китерә.

Фильмны ясаучылар Насыйри фән һәм дини карашларның бер-берсен какмыйча, киресенчә тулыландыра алуын күрсәтте, дип ассызыклый. Ул уртак максатка омтылучы православныйлар һәм мөселманнар арасында партнерлык символына әверелде.

«Каюм Насыйри бүген мәдәниятләр диалогына ярдәм итүче бәйләүче звено булып тора. Ул һәрвакыт татар халкының бары тик үзара хезмәттәшлек аша гына тормышның барлык өлкәләрендә уңышка ирешә алачагын раслады», -дип билгеләп үтте фильмның режиссеры Андрей Лсяков «Татар-информ» га биргән интервьюсында.

Фильмда Каюм Насыйри тормышыннан кайбер мизгелләрне актерлар Данил Зинәтуллин һәм ТР халык артисты Фәнис Җиһаншин ирекле рәвештә сәхнәләштерәчәк. Тамашачыларны шулай ук тере инструментлар кулланып оригиналь музыка һәм искечә стильләштерелгән цифрлы графика көтә.

2025 елның 14 февралендә 19:45 сәгатьтә «Культура» федераль телеканалында «Дөньяларны тоташтыручы» документаль фильмының премьерасын калдырмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Каюм Насыйри турындагы документаль фильмны аның 200 еллыгына «Культура» телеканалы тәкъдим итә