Лаеш районында яшәүчеләр яңа театр куелышын карый алдылар
Кичә Столбище мәдәният йортында театр премьерасы — «Беда от нежного сердца» дип аталган спектакль-водевиле булды.

Владимир Соллогубның водевиле беренче тапкыр 1850 елда ук уйнала. Тәнкыйтьчеләр аны үз жанрындагы иң яхшы әсәрләрнең берсе дип саный. Сюжет Тамбовтан Санкт-Петербургка килгән бай сәүдәгәр улы Александрның бер кич эчендә берьюлы өч кызга гашыйк булуы турында сөйли.

Столбище сәхнәсендә костюмлы матур спектакльне «Мыльница» театр коллективы труппасы куйды. Режиссер Светлана Бакина җитәкчелегендәге артистлар бик матур, мавыктыргыч постановка әзерләгннәр.

М.Ә. Гәрәев исемендәге Габишев мәктәбе укучылары «Пушкин картасы» ярдәмендә спектакльне беренчеләрдән булып карадылар. Балалар һәм аларның укытучылары канәгать калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев