Лаеш районының “Ромашка” балалар бакчасында һәвәскәр театр фестивале узды
Фестиваль 27 мартта Халыкара театр көнендә башланып атна дәвамында барды.
“Ромашка” балалар бакчасында мартның соңгы атнасында Театр көненә багышланган һәвәскәр театр фестивале узды. Быел театрны сәламәт яшәү ревеше белән берләштерделәр. Шуңа күрә спорт әкиятләре спектакльләре куелды. Балалар “Теремок”ны төрлечә уйнадылар.
“Апельсинчиклар”ның дебют булганга күрә, аларга әниләре ярдәм итте. Әниләр төп геройларны уйнады, ә балалар алар белән хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар.
“Грушки” төркеме дә сәхнәдә беренче тапкыр артистлар ролендә. “Теремдә яшәүчеләр” не (“Жители Теремка”) иң кече балалар үзләре уйнады һәм алар моны бик яхшы эшләделәр.
“Абрикосики” тамашачылар хөкеменә ”Фитнес-Теремок” әзерләгән. Анда хайваннар чын спортчылар булдылар, ә фитнес тренеры аларны теремокта яшәү өчен катгый спорт күрсәткечләре буенча сайлады.
“Клубнички” төркеме “Теремок безопасности” спектаклен куйды. Геройлар ЮИД отряды егетләре белән бергә юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен кабат искә төшерделәр. Тамашачылар гыйбрәтле спектакль карап кына калмадылар, ә персонажларның гамәлләре турында да актив фикер алыштылар. Менә шундый искиткеч һәм файдалы спектакль Халыкара театр көнендә һәм ЮИДНЫҢ 50 еллыгын бәйрәм итү елында куелды.
Фестивальнең Гран-прие һәм тамашачылар симпатиясе призы “Вишенки” төркеме тәрбияләнүчеләренә бирелде. Яшь актерларның эмоциональ уйнавы беркемне дә битараф калдырмады. Шаян бакалар, грациоз күбәләкләр, хәйләкәр төлке һәм килбәтсез аю, күңелле куян, тыйнак әби белән бабай һәм искиткеч колобок.
“Ромашка” балалар бакчасында талантлы балалар һәм инициативалы өлкәннәр никадәр күп!
Мәгълүматны һәм фотоны Сокуры “Ромашка” балалар бакчасы мөдире Наталья Ткаченко бирде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев