Лаешның балалар сәнгать мәктәбендә Россия Сәнгать академиясе академигы Олег Леоновның иҗат остаханәсе узды. Россиянең атказанган рәссамы яшь талантлар өчен берничә дәрес үткәрде.
Чара «Сәнгать әһелләре — Россиянең яшь талантларына» проекты кысаларында оештырылды. В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты доценты, Россия Сәнгать академиясе академигы һәм Россиянең атказанган рәссамы Олег Александрович укучылар өчен бай эчтәлекле программа әзерләде.
Очрашу сәнгать белеме турында әңгәмә белән башланды. Остаз академик нигезнең мөһимлеге хакында сөйләде. Аннары мастер-класслар үткәрелде: катнашучылар акварель белән эшләү алымнарын өйрәнде һәм шарж ясау осталыгын үзләштерде.
Оештыручылар сүзләренчә, чарада иҗади һәм рухландыргыч мохит хөкем сөргән. Укучылар гамәли күнекмәләр һәм яңа дәрт алган, ә оста белән очрашу күпләренә булачак һөнәрен сайларга ярдәм итәчәк.
Нет комментариев