Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Олы Кабан балалары “Сандугач” Халыкара вокал конкурсы лауреатлары булдылар

Юбилейлы конкурс 10нчы тапкыр үткәрелә. Ул 2023 елның 26 февралендә Казан дәүләт мәдәният институтында узды. Россия, Китай, Франция, Беларусь, Үзбәкстаннан 600дан артык катнашучы иде.

Елена Шайхаттарова фото һәм видеосы.

Белешмә өчен.

Конкурска 2014 елда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының халык артисткасы, Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты Ганиева Винера Әхәт кызы нигез салган.

Ул Татарстанның мәдәни тормышында якты вакыйга булды. Яшь талантлар үзләренең вокал сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек ала. Конкурс - башкаручыларның иҗади һәм профессиональ сәләтләрен тормышка ашыруда үзенчәлекле трамплин.

Лаеш районы вәкилләре кырыс жюриның йөрәген яулады. Полина Галкина һәм Арина Трофимова 1 дәрәҗә лауреат дипломнарына ия булдылар. “Апельсинки” ансамбле шулай ук беренче урынны алды. Дебютант Елизавета Холодкова 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

Белешмә өчен: лауреат исеме дипломант дәрәҗәсенә караганда мөһимрәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы олы кабан “Сандугач” Халыкара вокал конкурсы