Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
мәдәният

Пәрәү авылында Сабантуйны ничек билгеләп үтәләр

Сабантуй — уникаль традицияләр сакланып калган һәм халык иҗатының байлыгын күрсәтүче бәйрәм ул!

 

Тиздән Татарстанда иң якты һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе — Сабантуй узачак. Бу көн чәчү эшләренең тәмамлануын символлаштыра һәм күп кенә кызыклы традицияләргә бай. Пәрәү авылында бу бәйрәмнең үзенчәлекләре аеруча игътибарга лаек.

Сабантуйның аерылгысыз атрибуты — сөлге.Сабантуйда ярышларда катнашучы батырларга чигелгән сөлгеләр тапшыралар. Сөлге — Сабан туеның гына түгел, татар халкының әләме дәрәҗәсенә күтәрелгән символы ул.

Клуб мөдире Фәридә Гомәрова болай ди: «Сөлгеләрне әле күптән түгел генә кияүгә чыккан кызлар чигәләр. Алар үз эшләренә бөтен җаннарын һәм талантларын салалар. Иң матур сөлгене беренче урынны алган батыр ала, аннан соң 2 һәм 3 урынны яулаучылар. Калган чигелгән сөлгеләрне без клубта саклыйбыз»

Бу гадәт бәйрәмгә үзенчәлекле атмосфера бирә һәм халык традицияләрен саклауның әһәмиятен ассызыклый. Чигелгән сөлгеләр Сабантуйны бизәп, татар халкының мәдәниятен буыннан-буынга тапшырып яшәвен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Пәрәү авылында Сабантуйны ничек билгеләп үтәләр