Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

“Поляр экспресс” Лаеш тернәкләндерү үзәге балаларында кунакта

Усады күп профильле “Сәләмат буын” лицееның “Атмосфера” театраль коллективы актерлары мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә “Поляр экспресс” фәлсәфи спектаклен күрсәттеләр.

Спектакль геройлары матур костюмнарда тамашачыларга чыгышның төп әхлагын җиткерергә тырыштылар – “Могҗизага ышанудан туктамагыз!”. Һәр бала Яңа елда яки туган көнендә могҗиза көтә. Спектакльдә кулланыла торган интерактив технологияләр спектакльне мавыктыргыч һәм кызыклы итеп ясарга булышты.

Могҗиза эзләп, баш герой Яңа ел экспрессында Төньяк полюска китте. Ул тылсымга ышанды һәм Кыш бабайның барлыгына инанды. Ул шулай ук чын дуслар тапты, эльфны һәм чын Яңа ел сихерчесен күрде.

Чыгыш азагында кунаклар инвалид балаларга үз куллары белән ясалган бүләкләр, шулай ук иҗат өчен канцелярия кирәк-яраклары бүләк иттеләр.

Татьяна Сәгыйтова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Усады Лаеш районы Лаеш тернәкләндерү үзәге