Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
мәдәният

Яшь йолдызчыклар-  бездә кунакта

Лаеш районында Игорь Крутой академиясенең бишенче, юбилей, җәйге сменасы булды.

Игорь Крутой академиясе фотосы

 

Матюшинодагы “Идел” яшьләр үзәге Игорь Крутой академиясенең “Cool Camp” иҗади сменасында катнашучыларны кабул итте.

Берничә ел элек танылган музыкант, композитор һәм продюсер Игорь Крутой талантлы балалар һәм яшүсмерләрне эзләү һәм ярдәм итү буенча авторлык проектына нигез салды. Игорь Яковлевич үзе әйткәнчә, бу киңлек яңа иҗади талантлар тәрбияләү өчен прогрессив мәйданчык булып тора.

Игорь Крутой академиясе филиалы Казанда 2017 елда ачылды. Үз иҗат натураларын ачарга теләгән 4 яшьтән 16га кадәрге балалар аның студентлары булдылар. Балалар вокал, хореография, сынлы сәнгать белән шөгыльләнәләр, үзләрен театрда, радио һәм телевидениедә сынап карыйлар.

Академия ел саен җәй көне “Cool Camp” лагерының җәйге иҗат сменасын оештыра, монда балалар җәйге ялны вокал, хореография һәм актерлык осталыгы дәресләре һәм иҗади осталык сәгатьләрендә катнашу белән чиратлаштыралар. Быел сменаның бишенче, юбилей сменасын үткәрү урыны Матюшинодагы “Идел” яшьләр үзәге лагеры булды.

Сменада катнашучыларны биш отрядка бүлделәр: “Пепси”, “Зеленка”, “Шуршуны”, “Джиги” һәм “Молния”. Ун көн дәвамында яшь талантларга күңелсезләнергә һәм эшсез утырырга вакыт булмады. Атна ярымда аларга музыкаль төркем тупларга, йолдызлы кичәләр үткәрергә, видеороликлар төшерергә һәм лагерьдан туры эфир алып барырга, бәйгеләрдә, батлларда һәм спорт чараларында катнашырга туры килде.

Казан шәһәр филармониясе солисты, ТРның атказанган артисты Алина Шәрипҗанова “Cool Camp 2022”нең кунагы булды. Үзенең осталык сәгатендә ул булачак артистлар белән вокал һәм сәхнә осталыгы буенча дәресләр үткәрде.

Бу смена барышында истәлекле вакыйга булды. “Cool Camp” хәрәкәте үзенең беренче юбилеен билгеләп үтте – биш ел. Бу кечкенә, әмма мөһим датага балалар үз куллары белән “Туган көнең белән, “Сool Camp”! Безгә 5 яшь!” дип язылган бик зур открытка ясаганнар. Кич белән балалар һәм өлкәннәрне биниһая зур торт һәм саксофонист уйнавы астында музыкаль кичә көтте.

Һәр артист өчен физик әзерлек мөһим, шуңа күрә спорт занятиеләренә зур игътибар бирелде. Алар көн саен бассейнда йөзделәр, Яшьләр үзәге стадионында егетләр һәм кызлар футбол ярышларында көч сынаштылар. Берәүләре кырда ярышканда, икенчеләре алар өчен җан аттылар. Иҗади шәхесләргә хас булганча алар аны креатив эшләделәр – плакатлар, чирлидерлар командасы белән.

Лагерь эшенең соңгы көне алдыннан “Мисс һәм мистер Cool Camp 2022” бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды. Конкурста катнашучылар үз талантларын күрсәттеләр, шул исәптән иҗади номерлар да. Катнашучыларны һәр отрядта тавыш бирү юлы белән сайлады. Жюри карары белән Татьяна Большакова һәм Айрат Вәлитов җиңүче дип танылды.

Лагерьның юбилей сменасы эше “Star Camp Show” дип аталган йомгаклау концерты белән тәмамланды. Монда ук йомгаклар ясадылар. Сменаның иң нәтиҗәле һәм актив катнашучысы дип Майя Шимина табылды. Аны яңа уку елында Игорь Крутой академиясенең Казандагы филиалында уку мөмкинлеге белән бүләкләделәр. Алина Мещанова һәм Зилә Шабаева призер булдылар. 2022 елның иҗади сменасы тәмамланды, ул балалар һәм әйдәманнарда яхшы һәм уңай тәэсирләр генә калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яшь йолдызчыклар-  бездә кунакта