Милли проектлар

Бөтенроссия агродиктанты — 2026

2026 елның 26-30 май көннәрендә Россиядә Бөтенроссия агродиктнаты узачак. Бу — гражданнарның агросәнәгать комплексы, авыл территорияләре һәм азык-төлек куркынычсызлыгы өлкәсендәге белемнәрен тикшерүгә юнәлтелгән мөһим чара. Диктант икенче тапкыр үткәрелә һәм ул бик күп кешенең игътибарын җәлеп итәр дип көтелә.

Теркәлү һәм катнашу
Катнашучыларны һәм мәйданчыкларны теркәү агродиктант.рф рәсми сайтында инде ачык. Теләге булган һәркем үз белемнәрен онлайн рәвештә яки Россиянең барлык 89 төбәгендә оештырылган мәйданчыкларның берсендә оффлайн форматта тикшерә алачак. Катнашучыларга 40 минут эчендә 30 тест соравына җавап бирергә кирәк. Теркәлгән катнашучыларга электрон сертификатлар, ә иң югары балл җыючыларга җиңүче дипломнары тапшырылачак.
Тантаналы ачылыш
Ачылыш тантанасы Мәскәүдә, «Россия» милли үзәгендә, Авыл хезмәтчәннәре форумы кысаларында узачак. Бу чара агросәнәгать комплексының ил икътисады өчен мөһимлеген һәм аның азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдәге ролен күрсәтәчәк.
Тематика һәм яңа бүлекләр
Быел агродиктнатның тематикасы киңәйтелде. Традицион блокларга — үсемлекчелек, терлекчелек, балык хуҗалыгы, цифрлаштыру, экспорт, агротуризм һәм азык-төлек куркынычсызлыгына — яңа бүлек өстәлде: «Авыл хуҗалыгы икътисады». Биремнәр катнашучыларның яшенә һәм әзерлек дәрәҗәсенә карап җайлаштырылачак.
Оешмаларның катнашуы
Катнашучыларны үз мәйданчыкларында кабул итәргә теләүче оешмалар 18 майга кадәр гариза бирә ала. Бу тәҗрибә алмашу һәм үзара хезмәттәшлек өчен өстәмә мөмкинлекләр тудырачак.
Беренче агродиктнат: нәтиҗәләр
2025 елның октябрендә узган беренче Бөтенроссия агродиктнатында Россиянең 89 төбәгеннән 400 меңнән артык кеше катнашкан иде. Аларның 61%ы — оффлайн, ә 39%ы онлайн форматны сайлаган. Катнашучылар арасында шәһәр һәм авыл халкы да бар, хатын-кызлар активрак булган (барлык катнашучыларның 62%ы). 8 меңнән артык кеше абсолют җиңүче булган, аларның 60%ының махсус аграр белеме булмаган.
Агросәнәгать комплексының әһәмияте
Россия азык-төлек җитештерү һәм экспортлау буенча дөньяда алдынгы урыннарны били. Илнең агросәнәгать комплексы актив рәвештә цифрлаша һәм үсә, бу исә гражданнардан бу өлкәдә заманча белемнәр таләп итә. Бөтенроссия агродиктнаты һәр теләүчегә үз белемнәрен тикшерү һәм илнең азык-төлек мөстәкыйльлеге ничек тәэмин ителүе турында күбрәк белү өчен уникаль мөмкинлек бирә. Бу чара «Азык-төлек куркынычсызлыгын технологик тәэмин итү» милли проектына ярдәм итә һәм гражданнарның авыл хуҗалыгы мөһимлеге турындагы хәбәрдарлыгын арттыруга этәргеч бирә.


Нет комментариев