Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Милли проектлар

Лаеш районында бизнеска ярдәм чаралары турында фикер алыштылар

Түгәрәк өстәл «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектына багышланган иде.

Лаеш районында эшмәкәрләр өчен түгәрәк өстәл узды .
Очрашуны Татарстан Республикасы төбәк компетенцияләр үзәгенең предприятиеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Владислав Бурдиков үткәрде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар бизнесны үстерү мөмкинлекләре һәм дәүләт ярдәме чаралары турында белделәр. Владислав Бурдиков Татарстанда проект нәтиҗәләре белән уртаклашты. Аның сүзләренчә, программада 316 предприятие катнаша инде. Җитештерүчәнлекнең уртача үсеше 31% тәшкил итте, ә өстәлгән бәя 42 миллиард сумга артты.

Проект «Нәтиҗәлелек.РФ» цифрлы платформасын, җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр өчен укытуны, шулай ук процессларны оптимальләштерүдә экспертлар ярдәмен тәкъдим итә. Бу предприятиеләргә үзләренең нәтиҗәлелеген һәм конкурентлык сәләтен арттырырга мөмкинлек бирә.
Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Җамалиев предприятиеләр өчен милли проектта катнашуның мөһимлеген ассызыклады. Аның фикеренчә, бу аларга нәтиҗәлелекне арттырырга гына түгел, ә базарда конкурентлыкка сәләтлерәк булырга да мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районында бизнеска ярдәм чаралары турында фикер алыштылар