Пәрәүдә мәчет яңартылды
Пәрәүдә мөселманнарның гыйбадәт йорты — мәчет ремонтланган һәм яңартылган.

Пәрәү авылына керү юлында ук авылның төзекләндерелгән булуы күзгә ташлана. Авылда эшчән тырыш халык яши дигән уй авыл эченә кергәч бөтенләй дә ныгый. Шушы авылда мәчет тә авылның бер бизәге булып торганына бездә шик калмады. Һәм бу чыннан да шулай иде.
16 ноябрьдә яңартылган мәчетне ачу тантанасы булды, без анда булу бәхетенә ирештек. Мәчет янына килеп туктауга аның ыспай, тыйнак матурлыгына игътибар иттек. Мәчеттән ерак түгел халыкка чиста су чыганагы булган «Чишмә» дә ачылган икән, шунда ук балалар өчен уен мәйданчыгы да барлыкка килгән. Анда агачлар утыртылган, автополив ясалган. Мәчет тирәсе бик матур итеп төзекләндерелгән.Ә гыйбадәт йортын тулысынча реставрацияләгәннәр. Инженерлык коммуникацияләренә ремонт ясалган, буяу-бизәү эшләре башкарылган. Стеналар җылытылган, җылы идәннәр җәелгән. Яңа тәрәзәләр һәм ишекләр, керү зонасы барлыкка килгән. Тәһарәт бүлмәләре, намаз залы, якты зур кухня, ифтар залы җиһазландырылган. Аяк киеме һәм өске кием өчен өстәмә урыннар булган янкорма ясалган. Кыскасы, ремонт эшләре нәтиҗәсендә мәчет һәр яктан бик уңайлы матур йортка әверелгән.
Төш вакытында барысы да намазга килделәр. Мөхтәрәм кунаклар арасында: Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов, Татарстан Рәисе администрациясе вәкиле Линар Хәкимов, район мөхтәсибе Наил Әбелханов, мәчетне торгызуда катнашкан хәйриячеләр һәм меценатлар. Кунаклар авыл халкын яңартылган мәчет ачылу белән котладылар, Аллаһы Тәгаләгә бөек бүләкләре өчен рәхмәт белдерделәр. Мәчетне торгызуга зур өлеш керткәннәрне хөрмәтләделәр.
Авыл мулласы Гомәр хәзрәт гыйбадәтханәне торгызуда катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерде. Һәм беренче чиратта инициатор — авылда туып үскән эшмәкәр Руслан Евдокимовка. Руслан мәчетнең шундый ярлы кыяфәтенә бик борчылып, аны яңарту эшен башлап җибәрергә карар кыла. Хәйриячеләр дә кушыла, авыл халкы да үзләренең хәлләреннән килгәнчә 150 мең сум акча җыйган. Һәм менә ул-яңа мәчет! Гомәр хәзрәт беренче догасын укыды.
Намаздан соң Наил хәзрәт вәгазь сөйләде. Мәчет ачылу уңаеннан мул табын әзерләп ифтар үткәрделәр.
Мәчет — ул кешенең күңелен һәм йөрәген туктаусыз проблемалар һәм борчулар ыгы-зыгысыннан тынычландыру урыны. Пәрәү халкының шундый урыны булуы бик зур бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев